Онытылмас тәэсирләр калдырды

2014 елның 15 августы, җомга

Гимназиянең өч укучысы – Лилия Акберова, Алинә Низамова һәм Айсылу Хәбирова “Сәләт-Болгар” лагерена бардылар, аннары Алексеевск районының Изге Биләр җирендә үткәрелгән III нче “Сәләт” Халыкара белем бирү форумында катнаштылар.

Лилия АКБЕРОВА безгә үзенең тәэсирләрен сөйләде:

– Бу ел аеруча истәлекле иде, чөнки “Сәләт”кә – 20 яшь. Лагерь 7 көн дәвам итте. Беренче 3 көнендә без Болгарда булдык, ә соңыннан Биләргә киттек. Биредә барлыгы 5 меңләп кеше җыелган иде. Форумга баргач шуны аңладык, әлеге форумның үсешенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та зур булышлык күрсәтә икән. Биредә ул да кунакта булды.

Форум ял итәр өчен генә түгел, ә безнең белемне арттырыр өчен дә бик яхшы чыганак иде. Без биредә бик күп профессорлар һәм белгечләр белән очраштык, аларга үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

Форум кысаларында “Җисем” исемле кинофестиваль үткәрелде, анда үзебезнең көчебезне режиссер буларак сынап карадык. “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенын алып барырга шушы уен магистры Максим Поташев та килгән иде. Ул безнең уеныбызга ниндидер бер ямь өстәп җибәрде. Әлбәттә, форум җырчы Илназ Сафиуллинсыз берничек тә була алмый, чөнки Илназ абый һәр елны Сәләт өчен җыр яза. Бу елны ул “Сайра” дигән җыр иде. Шул җырга без күмәк бию куйдык.

“Сәләт”тә төрле маҗараларга да юлыгасың. Шундый кызыклы хәл булды. Беркөнне бер төркем сәлкешләр төнлә гитарада уйнап утырганнар, алар арасында безнең Айсылу Хәбирова да булган. Шушы “осталыклары” өчен аларны “җәза”га тарттылар: алар гитарачылар группасы төзеп, һәрбер кичке чарада гитара уйнап җырладылар, форум ябылу көненә җыр яздылар.

Биредә үткәрелгән спорт- интеллектуаль уены онытылмас тәэсирләр калдырды. Анда 27 команда катнашты. Безнең командабыз өченче урынны алды.Уеннарда миңа һәм Алинә Низамовага активлык күрсәткән өчен истәлеккә “Сәләт”нең бренд сәгатьләрен бүләк иттеләр.

Бер сүз белән әйткәндә, форум миңа шәхес буларак үсәргә зур этәргеч бирде. “Сәләт”тә бик күп дуслар таптым, алар белән без хәзер дә шалтыратышабыз, социаль челтәрләрдә аралашабыз. Шушы форумга багышланган кыска видеороликлар чыгарылган иде, социаль челтәрләрдә шуны карап әлеге форум көннәрен искә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International