Муса Җәлил истәлегенә багышлап кичә уздырыла
20 август көнне 15 сәгатьтә Балалар иҗат йортында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең вафат булуына 70 ел тулу уңаеннан “Батырлык гасырларда саклана...” дип исемләнгән кичә уздырыла. Моабит дәфтәрләре дә күрсәтеләчәк. Кичәдә кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил һәм Елизавета, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашачак. Анда Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак.
1944 елның 25 августында, нәкъ 70 ел элек, 12 сәгать 6 минуттан башлап һәр өч минут саен Плетцензее фашистик төрмәсенең гильотинасында 11 татардан торган группа әгъзалары җәзалап үтерелә. “Идел-Урал” легионы составында булып, алар Кызыл Армия белән кушылу өчен яшерен оешма оештыралар листовкалар тараталар, партизаннар белән элемтә урнаштыралар, легионны восстаниегә әзерлиләр.
Соңгы елларда Татарстан Республикасының Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатиры әлеге датаны республика районнарына чыгып күчмә чаралар аркылы билгеләп үтә.
Быелгы Хәтер көне юкка гына Минзәләдән башланмый. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, Муса Җәлил Минзәләдәге политэшчеләр курсында укый. 1941 елның декабрь аенда чыгарылыш була, аңа өлкән политрук званиесе бирәләр. Минзәлә шәһәр театрында курсантларны озату кичәсе оештырыла. Шунда шагыйрь әлеге чара уңаеннан язылган “Минзәлә хатирәләре” дигән шигырен укый.