Көрәшче кызларыбызны Россиядә дә беләләр

2014 елның 15 августы, җомга

Сәрия Гыйльметдинова һәм Рүзилә Мөхәмәтова исемнәре Минзәлә районында һәр кешегә таныштыр, мөгаен. Хәер, туган җиребездә генә түгел, аларны хәзер Россияда да беләләр.

Башкорстанда узган Россия Беренчелегендә кызлар уңышлы чыгыш ясадылар. Монда катнашу өчен иң элек Татарстан республикасы чемпионатында җиңүгә ирешергә кирәк иде. Быел Аксубайда узган ярышта Сәрия һәм Рүзилә беренче урынны алып, Татарстан җыелма командасы составына эләктеләр. “Билгеле, чемпионатта иң-иңнәр жыела. Шуңа да кызлар көрәшкә җитди әзерләнде”, - диде көрәшчеләрне әзерләүче тренер Рәмзил Бәдриев. Россияда Сәрия пьедесталның беренче баскычына күтәрелде, ә Рүзилә өченче урынга лаек булды. Барлыгы безнең республикадан 50 гә якын көрәшче Россия Чемпионатында катнашты, алар арасыннан бер Сәрия генә республикага чемпион титулын алып кайтты. Хәзер инде ул Дөнья күләмендә узачак ярышларда чыгыш ясаячак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International