ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2015 ел
чәршәмбе

 Хуҗәмәт ремонт-механика заводы икътисадый шартларга ярашып яши һәм эшли белә. Заманында двигательләр ремонтлау белән шөгыльләнсәләр, соңгы елларда игътибарны ашлык чистарту агрегатлары (ПСМ) һәм халык куллану товарлары җитештерүгә йөз тоттылар. Хәзер яңадан двигательләр ремонтлауны киңәйтмәкче булалар. Заводны күп еллар җитәкләүче Хәнәфи Кәримов белән әңгәмә заводның бүгенге икътисадый хәле турында.

 Медаль тагып, сыйланып утырдылар бу көнне Югары Тәкермән клубында әлеге җирлеккә караган авыл өлкәннәре.

Районыбыздан чыккан танылган якташларыбыз хакында газета битләрендә даими рәвештә язып, яктыртып барабыз. Бүгенге мәкаләбез герое да Минзәлә районы кызы, татар телен үстерүдә, тел байлыгын баетуда шактый зур хезмәтләр башкарган Диләрия Абдуллина.

* Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Сәмерханов И.Зәйниев әсәре буенча “Казан кызлары” музыкаль комедиясен сәхнәләштерә. Композиторы – Эльмира Галимова, рәссамы – Ленар Гыйльметдинов.

Шушы көннәрдә булып үткән район Советы утырышында җиде минзәләлегә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Менә алар:

Кешегә гадәти туклану ризыгы белән бергә рухи азык та кирәк. Мәдәни чаралардан без үзебезгә яхшы кәеф, күңелле уйлар һәм бетмәс- төкәнмәс эмоцияләр җыеп кайтабыз. Район мәдәният йортында март аенда булачак чаралар да язгы яхшы кәефегезгә күңелле штрихлар өстәр дип уйлыйбыз.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы «Илне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык» дигән иҗади бәйге игълан итте.

Традициягә тугры калып, районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре – сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлауны быел да дәвам итәбез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу чорда сезнең буынның Ватаныбыз өчен кылган батырлыклары хөрмәт һәм соклану уята, казанышлары тагын да көчлерәк яңгырый, аһәңе арта.

Техникум студентлары урта махсус белем бирүче уку йортлары арасында үтүче спартакиада кысала­рында мини-футбол буенча беренче урынны алды­лар.
Авыл районнарындагы урта махсус белем бирү учреждениеләре арасында кышкы спартакиада тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International