Техникум студентлары урта махсус белем бирүче уку йортлары арасында үтүче спартакиада кысаларында мини-футбол буенча беренче урынны алдылар. Рөстәм Саранов кул астында тәрбияләнгән футболчылар шулай итеп җәйге сезонга яхшы әзерлектә килүләрен күрсәттеләр. Рөстәм Саранов җитәкләгән футбол командасы быел да Татарстанда үтүче төрле рангтагы турнирларда катнашырга җыена. Район башлыгы Айдар Салахов футболчыларга ярдәм итәргә күрсәтмә бирде инде.