ТЕАТР ЯҢАЛЫКЛАРЫ

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

* Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Сәмерханов И.Зәйниев әсәре буенча “Казан кызлары” музыкаль комедиясен сәхнәләштерә. Композиторы – Эльмира Галимова, рәссамы – Ленар Гыйльметдинов.

* Куючы режиссер Альберт Сәхәбетдинов О.Уальд әсәре буенча “Йолдыз-егет” әкиятен сәхнәләштерә. Яшүсмерләр аудиториясенә юнәлтелгән әсәр бүгенге көндә актуаль булган ата-аналар һәм балалар проблемаларын күтәрә.

* Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан театрга “Форд-фокус” җиңел автомобиле бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International