Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы «Илне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык» дигән иҗади бәйге игълан итте.
Бәйге борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыру, алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү бурычын куя. Ил сагына хезмәткә китүче егетләргә чиккән кулъяулык бирү, сөйгән ярыңа вәгъдә бүләге итеп чигелгән кулъяулыкны тапшыру – һәр кызның изге бурычы, әхлак канунына кертелүен аңлату, төшендерү – бәйгенең төп максаты.
Шушы бәйгегә аңһәңдәш тагын бер иҗади бәйге игълан ителә. Анысы “Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем” дип атала. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Сабан туе бизәкләре” дигән язмасындагы күренешләрне кабат халкыбызга кайтару – бәйгенең төп максаты.
Әлеге бәйгеләргә чигү ысулы чикләнмәгән төрле тукымада чигелгән кулъяулыклар, сөлгеләр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 16 апрельгә кадәр кабул ителә, бәйге нәтиҗәләре 27 апрельдә билгеле була. Бәйгегә җибәрелгән иң яхшы иҗади эшләр 15- 17 майда уздырылачак Бөтендөнья татар хатын- кызларының III форумында күргәзмәгә куела һәм бүләкләү тантанасы да шунда була. Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат белән Бөтендөнья татар конгрессы сайтында www. tatar-congress.org сайтында танышырга мөмкин.
Бәйгедә катнашырга теләгегез бар икән, 3-13-63 телефоны аша район мәдәният йорты директоры Гөлия Бәдриевага мөрәҗәгать итәргә кирәк.