Районыбыздан чыккан танылган якташларыбыз хакында газета битләрендә даими рәвештә язып, яктыртып барабыз. Бүгенге мәкаләбез герое да Минзәлә районы кызы, татар телен үстерүдә, тел байлыгын баетуда шактый зур хезмәтләр башкарган Диләрия Абдуллина.
Диләрия ханым 1981 елда Татар Мөшегесе сигезьеллык, 1983 елда Пучы урта мәктәбен уку алдынгысы булып тәмамлый. Мәктәптән соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Югары стипендия алып укый. 5 курста укыганда үзенең фәнни эшчәнлеге буенча, Ташкент дәүләт университетына барып студентлар һәм галимнәр алдында фәнни конференциядә чыгыш ясый. Университетны тәмамлагач, Казанда В.Ленин исемендәге республика фәнни китапханәсендә (хәзер республика милли китапханәсе) эшкә калдырыла. Анда ул сирәк кулъязмалар бүлегендә фәнни хезмәткәр була. Бу эштә аңа гарәп телен белүе ярдәм итә.
1993-2005 елларда Казан шәһәренең 10нчы татар гимназиясендә тел-әдәбият укытучысы булып эшләве белән беррәттән, район һәм республика күләмендә белем күтәрү курсларына килгән укытучылар алдында ачык дәресләр бирә, Мәгариф һәм фән министрлыгының медаль комиссиясе әгъзасы була. Алдынгы укытучы буларак, эшчәнлеге республика журнал һәм газеталарында яктыртыла. Читтән торып профессор Р.Ганиева җитәкчелегендә КДУның татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аны тәмамлагач, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый. 2008 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр, соңрак әйдәп баручы фәнни хезмәткәр була.
Диләрия ханымның ире Зөфәр белгечлеге буенча төзүче-инженер, техник фәннәр кандидаты. Олы кызлары Чулпан КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә факультетын тәмамлаган, институтта кадрлар бүлеген җитәкли. Кече кызлары Ләйсән Россия дәүләт туризм һәм сервис университетын тәмамлаган, туристик оешмада эшли. Якташыбызның мондый уңышлары укыган Татар Мөшегесе һәм Пучы урта мәктәпләре коллективлары өчен дә, үзе укыткан һәм тәрбияләп үстергән апасы РФнең халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы исеменә лаек булган, “Лучшие люди России” энциклопедиясенә кертелгән, 42 ел стажы булган, югары категорияле укытучы, педагогик хезмәт ветераны Җәүһәрия ханым Гыйбадуллина өчен дә зур горурлык.
сүз уңаенда
Диләрия Абдуллина мәктәпләр өчен китаплар, җыентыклар да чыгара. 2008 елда татар мәктәпләре һәм гимназияләре укучылары өчен “Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен тестлар һәм иҗади биремнәр” дигән җыентыгы басылса, 2013 елда “Габдулла Тукай иҗатында Коръән мотивлары” дигән күләмле фәнни хезмәте дөнья күрә. Узган ел чыккан Федераль дәүләт стандартлары буенча татар мәктәпләре һәм гимназияләренең 7 нче сыйныфы өчен ике кисәктән торган яңа әдәбият дәреслеге авторларының берсе дә ул.