Рухи азык

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Кешегә гадәти туклану ризыгы белән бергә рухи азык та кирәк. Мәдәни чаралардан без үзебезгә яхшы кәеф, күңелле уйлар һәм бетмәс- төкәнмәс эмоцияләр җыеп кайтабыз. Район мәдәният йортында март аенда булачак чаралар да язгы яхшы кәефегезгә күңелле штрихлар өстәр дип уйлыйбыз.

11 март көнне көндезге 10 һәм 15 сәгатьләрдә Бөек Җиңүнең 70 ел­лыгы уңаеннан “Йол­дызлык” фестивале уза. Балаларыбызның чын күңелдән башкар­ган җыр-биюләре, нәфис итеп шигырь сөйләүләре һәркемнең күңел кылла­рын тибрәтер.

Авыл үзешчәннәре арасында узган смотр концертының сайлап алу туры узды. Ә йомгаклау концерты мәдәният сара­енда 18 нче мартта була. Көчле алкышлар белән райондашларыбызның чыгышлары өчен җан- атарга теләгән һәркем концертка рәхим итә ала. 25 мартта мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

 P.S. Моннан тыш, талантлы райондашла­рыбыз башка шәһәр-районнарда узган мәдәни чараларда да актив катнашалар. Мисал өчен, 13-14 март көнне “Йолдызлык” фестиваленең XV зона туры Әгерҗедә уза. Мөслимдә исә ба­лалар һәм яшүсмерләрнең театраль һәм курчак коллективларының “Иделкәем” республика кон­курсы була. 28 март көнне Николаевка мәдәният йортында оешкан “Калинка” балалар фольклор ансамбле Бөгелмәдә узачак балалар фольклор коллективларының III республика фестивалендә безнең районны тәкъдим итәчәк. Яшь артистла­рыбызга уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International