Традициягә тугры калып, районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре – сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлауны быел да дәвам итәбез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу чорда сезнең буынның Ватаныбыз өчен кылган батырлыклары хөрмәт һәм соклану уята, казанышлары тагын да көчлерәк яңгырый, аһәңе арта.
1 март көнне Г ө л ч и р ә Ә х м ә д и кызы АХМ Е Р О В А (Минзәлә), 2 март көнне Фәүзелҗинан Вәҗетдин кызы СӘРВӘРОВА (Иске Иркәнәш) 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аларга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, район башлыгы бүләкләре тапшырылды 1-10 март көннәрендә – Һидия Габдулла кызы АКАМОВА (Хуҗәмәт), Николай Иванович ЖИРНОВ (Минзәлә), Ләбүдә Мәүҗетдин кызы МӘҮҖЕТДИНОВА (Түбән Тәкермән), Нәзимә Сәлим кызы МИҢНӘХМӘТОВА (Гөлек), Нәсимә Сабирҗан кызы МӨХӘММӘДИЕВА (Дусай Кичү), Равилә Габдулла кызы НУРКАЕВА (Минзәлә), Мөхәммәтвагыйз Харис улы ШАКИРОВ (Хуҗәмәт) – 85 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Расих Сәлахетдин улы ӘХМӘТШИН (Яңа Мәлкән), Разыя Хөсәен кызы БӘДЕРТДИНОВА (Яңа Мәлкән), Александр Александрович ЕЛШАНСКИЙ (Николаевка), Нәҗибә Шәкүр кызы ЗЫЯТДИНОВА (Кызыл Төбәк), Гөлбану Гали кызы ҖӘМИЛОВА (Маткауш), Ольга Николаевна ПУДОВА (Рус Мөшегесе), Анатолий Дмитриевич СОЛОВЬЕВ (Минзәлә), Рөстәм Фәрди улы ФӘРРАХОВ (Аю), Дора Андриановна ШЕСТЕРОВА (Воровский бистәсе) 80 яшьләрен тутырдылар.
Рәзимә Гали кызы ӘХМӘТШИНА (Аю), Фәрханә Миңнебай кызы ГАЙНЕТДИНОВА (Дәвек), Фәүзия Зәки кызы ДӘҮЛИЕВА (Коноваловка), Иван Антонович ДЕДЮЛЯ (Минзәлә), Нина Кузьминична КРАСИЛЬНИКОВА (Иске Матвеевка), Зоя Ивановна КУКАРКИНА (Минзәлә), Валентина Николаевна МИТЮШКИНА (Минзәлә), Бибинур Хөббетдин кызы МУЛЛАНУРОВА (Минзәлә), Иван Михайлович ПЕТРОВ (Минзәлә), Нәзифә Харис кызы САБИРОВА (Хуҗәмәт), Әзһәния Фәрхетдин кызы СӘЙФЕТДИНОВА (Кадрәк), Сәгыйрь Мирзаһит улы СӘЛИМОВ (Тулбай), Галина Семеновна СОЛОВЬЕВА (Минзәлә), Флүзә Газетдин кызы ФАЗЛЫЕВА (Минзәлә), Гөлфинә Биҗан кызы ХӘЛИУЛЛИНА (Аю), Миңненурдоха Гәрәйхан кызы ХАММАТОВА (Әтрәкле) 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызны да олуг юбилейларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Халкыбыз, Татарстаныбыз һәм районыбыз хакына кылган хезмәтегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәт!
Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр район тормышында актив катнашсын, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яуласын. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки сезнең йөрәгегездә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши. Теләкләрнең иң зурысы – сау- сәламәт булыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле, тыныч гомер кичерергә язсын.
Ихтирам белән, Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов.