ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү расланган меню нигезендә башкарыла. Моңа төрле боткалар белән аралаштырып пешерелгән кайнар, итле аш, чәй һәм ипи керә. Дөрес, бюджеттан каралган әлеге суммага менюны әлләни төрләндереп булмый. Шуңа да мәктәп, бакча яны участокларында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр өстәмә итеп кулланыла. Авыл мәктәпләрендә, башлыча яшелчә, кышка әзерләнгән башка запаслар базларда саклана. 

1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү тагын кыйммәтләнәчәк.

Чаллы эшмәкәре Николай Батаев узган җәйдә үк Садак бистәсендә балалар мәйданчыгы өчен урын сайлап алып балаларга уйнарга махсус җайланмалар: атынгычлар, шугалаклар, тренажерлар урнаштыра башлаган иде.
23-24 март көннәрендә шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбендә “Татарстан Республикасының ел укытучысы-15” республика конкурсының зона этабы үткәрелә. 
Агымдагы елның 11 мартынды МЦ «Веста» волонтерлар белән берлектә Бөек Ватан сугышының ветераннарның өйләренә бардылар. Волонтерлар ветераннар белән әңгәмә кордылар, һәм үткән 8 март бәйрәме белән котладылар.

Юллардагы вәзгыятьнең катлауланып китүе һәм аварияләрне киметү максатыннан, ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе тарафыннан Минзәләдә юл йөрү иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча комплекслы җыелыш үткәрелде. ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов эш сәфәрендә район, суд, прокуратура җитәкчеләре, ведомство хезмәткәрләре белән очрашты.

Кибет киштәләре күптөрле продуктлар белән шыплап тулган. Шулар арасыннан файдалы һәм сыйфатлы ризыкларны сайлап алу өчен кулланучыга бик тә игътибарлы булырга кирәк. Гадәттә, чит регионнардан кертелгән продуктларда теге яки бу кимчелекләр табыла, ә җитештерүчедән кибеткә кадәр кыска юл үткән продуктлар күпкә сыйфатлырак.

Быел “Созвездие” – “Йолдызлык” телевизион яшьләр фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. 

11
март, 2015 ел
чәршәмбе

Юллардагы вәзгыятьнең катлауланып китүе һәм аварияләрне киметү максатыннан, ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе тарафыннан Минзәләдә юл йөрү иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча комплекслы җыелыш үткәрелде. ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов эш сәфәрендә район, суд, прокуратура җитәкчеләре, ведомство хезмәткәрләре белән очрашты.

 Сәгать сигездә бәйрәм ярминкәсенең сәүдә рәтләре гөрли иде инде. Соңга калыбрак килгән Зәйнең (1,5 тонна) шикәр комы иң беренче булып сатылып бетте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International