ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
Урыс авыл җирлегендә яшәүче сугыш һәм тыл ветеранннарына Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булып үтте. 
Хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләре порталында 200дән артык электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә. Портал эшчәнлеген яхшырту һәм клиентларга уңайлылык тудыру максатыннан, күптөрле эшләр башкарыла. 
“Заиковский” хуҗалыгы Әтрәкле авылының Сабантуй мәйданында ярминкә һәм Май чабу бәйрәме үткәрелде. 
Илебезгә үтеп кергән дәһшәтле сугыш тәмамлануга 70 ел вакыт узса да, үз-үзләрен аямыйча сугышкан ватандашларыбыз онытылырга тиеш түгел. 
Февраль. Кышның сихри сулышын тоеп, авылыбыз урамнары буйлап атлыйм. Нәкъ менә шушы айда районыбыз, авылыбыз гына түгел, илебез горурлыгы булган Советлар Союзы Герое Фәхразый Галиев дөньяга килә һәм шушы февраль аенда әлеге сукмаклар, әлеге урамнар аны олы юлга озатып кала. 

Ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантаналары башланды. “Җиңү” хәйрия акциясе кысаларында Минзәлә районы да актив катнаша.

«Умырзая» реабилитацион үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей  медалләр тапшырдылар.

“Сәламәт туклану – сәламәт яшәү рәвеше” девизы астында узган Бөтендөнья кулланучылар көне уңаеннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгече Ләйсән Фатыйхова “Тәмле” супермаркеты белән берлектә доктор колбасасына, Голландия сырына, төеп пешерелгән тавык итенә һәм “Греческий” салатка дегустация уздырачак.

12 март көнне, “Юность” боз сараенда 2007 нче елгы балалар командалары арасында, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган алкалы хоккей буенча ачык беренчелек башланды. 


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Юность” боз сараеның конференц-залында “Казан шәһәрендә 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлек медален тапшыру булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International