Дәүләт хезмәтләре халыкка якыная бара

2015 елның 13 марты, җомга

Хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләре порталында 200дән артык электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә. Портал эшчәнлеген яхшырту һәм клиентларга уңайлылык тудыру максатыннан, күптөрле эшләр башкарыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә ТР дәүләт хезмәтләре һәм мобиль кушымта кулланучылардан алына торган комиссияләрнең бетерелүе дә электрон хезмәтләрдән файдалануга бер этәргеч булып тора.

Дәүләт хезмәтләре порта- лы һәр граждан өчен фай- далы. Электрон рәвештә түләүләр башкарырга җөрьәт итмәүчеләр дә аның аркылы са- лымнар күләмен, штрафларын, укучыларының билгеләрен, нәни балаларының бакча- га чиратта ничәнче икәнен һ.б.ны белә алалар. Моннан тыш, табибка язылу, теге яки бу оешма ишек төбендә тап- танмыйча гына язма рәвештә гозереңне җиткерү, гариза тап- шыру һ.б.лар өчен дә бик җайлы портал. Газетабызның алдагы саннарында 1 февральдән ТКХ өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымта- сы аша түләгән өчен комиссия алынмый дип хәбәр иткән идек. Минзәләдә бу ни рәвешле тор- мышка ашырылуын белергә теләп, без бердәм хисап үзәге (ЕРЦ) директоры Лилия Галие- вага мөрәҗәгать иттек. “Татарстан – впереди пла- неты всей” дигән гыйбарә бу очракка бик уңышлы туры килә, чөнки электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча Та- тарстан Россия буенча лидер булып тора. Сайттан 1 милли- оннан артык кеше файдалана.

Бу һәр өченче татарстанлы “Личный кабинет”та теркәлгән дигән сүз. Марат Хәмидуллин, menzela.ru сайты редакторы: –ТР Дәүләт хезмәтләре пор- талы оешып, эшләп киткән ва- кытта Минзәләдән коммуналь хезмәтләр өчен беренче түләү башкарган кеше мин идем. ТКХ өчен түләгән акчаларның ти- ешле счетка барып җитмәвен күргәч, Казанга шалтыратып, портал администраторлары белән элемтәгә кердем. Баксаң, ул вакытта Минзәлә әлеге си- стемага теркәлеп җитмәгән булган. Соңыннан портал хезмәткәрләре системаны җайга салдылар, сораулары ту- ганда, алар миңа – мин аларга шалтыратып тордык, нәтиҗәдә, түләгән акчаларым да кирәкле счетка кайтарылды. Ә хәзер әлеге портал татарстанлылар өчен бик кирәкле, файдалы һәм җайлы портал дәрәҗәсенә җиткерелде. Бөтен бердәм мәгълүмат шунда тупланган. Камиллеккә чикләр юк, дигән ке- бек, дәүләт хезмәтләре порта- лын тагын да камилләштерәсе, халык түләүләрен бернин- ди шикләнүләрсез башкару өстендә эшлисе бар әле.

сан

Минзәләдә Дәүләт пор- талы аша ТКХ түләүләрен башкаруга килгәндә, соңгы айларда азмы-күпме үсеш бар. Әйтик, моңа кадәр бу хезмәттән 7-8 кеше генә фай- даланган булса, февраль аенда бу сан 22гә җиткән.

акцент

Чыннан да “Ак Барс” банкы карталары хуҗалары өчен 1 февральдән комиссия бетерелде. Әлеге комиссия ТКХ түләүләренә генә түгел, ә гомумән, электр энергиясе, газ, балалар бакчалары өчен һ.б. шундый электрон түләүләр башкарганда тотып калына торган комиссияләргә дә кагы- ла. Ә 1 марттан ЕРЦ аркылы башка банк карталары буенча ТКХ түләүләре башкаручылар өчен дә комиссия алынмый башлады, ягъни фатир өчен түләгәнгә генә комиссия алын- мый, ә ут, газ һ.б.лар өчен комиссия алына, – дип белдерде Лилия Николаевна.

Дифиза НУРИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International