МЕДАЛЬЛӘР ТАПШЫРЫЛДЫ

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

“Юность” боз сараеның конференц-залында “Казан шәһәрендә 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлек медален тапшыру булды. Россия Президенты бүләкләрен Татарстан башкаласында Бөтендөнья җәйге студентлар уенын әзерләү һәм үткәрүгә өлеш керткәннәре өчен Минзәлә муниципаль район хакимияте хезмәткәрләре, предприятие җитәкчеләре, тренерлар алды. Медальләрне һәм Владимир Путин кулы куелган дипломнарны муниципаль район башлыгы Айдар Салахов тапшырды. Айдар Салахов залда утыручыларны Универсиада 2013 вакытында күрсәткән эшләре өчен котлады. Минзәлә районында алга таба да спортка зур игътибар биреләчәген әйтте. Спорт мәктәпләре алдында яшь буынны физик эш һәм спорт белән шөгыльләндереп кенә калмыйча, югары дәрәҗәдә спортсменнар тәрбияләү бурычында куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International