“Заиковский” хуҗалыгы Әтрәкле авылының Сабантуй мәйданында ярминкә һәм Май чабу бәйрәме үткәрелде. Аның вакыты иртәнге 8 сәгатькә билгеләнсә дә, авыл халкы күпкә алданрак җыела башлады. Алдан килсәң, сай- лап алу мөмкинлеге зуррак шул. Чөнки ярминкәгә үз про- дуктларын алып килгән авы- лында яшәүчеләр соңга калыр- га яратмыйлар. Өлгерерәкләре иртәрәк килеп үзләренең то- варларын мактап тиз арада сатып та бетерделәр. Кайбер авыл кешеләре бал, сөт һәм сөт продукцияләре, балык, кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Калтак урта мәктәбе агачтан төрле әйберләр ясап алып килгән. Иң мөһиме – алар кыйммәт түгел иде. “За- иковский” хуҗалыгы сатучы- лары ит белән сату иттеләр, коймак, шашлык белән дә сыйладылар халыкны. Авыл кешеләренә сату өчен печәнне һәм утынны да “КамАЗ” авто- машинасына төяп алып чык- каннар. “Заиковский” хуҗалыгы минзәләлеләргә һәм авыл кешеләренә кризис авырлык- ларын әзрәк булса да йомшар- тып ярдәм кулы сузды. Кай- бер минзәләлеләр Әтрәкле ярминкәсенә махсус ит сатып алыр өчен килгәннәр иде. Әтрәкле җитәкчелеге мондый ярминкәләрне һәр айның соңгы якшәмбесендә үткәрергә карар кылды. Чираттагысы 29 март- та булачак. Тиздән Әтрәкле ярминкәсе дигән бренд халык теленә дә керер әле. Авылның үзешчәннәре кон- церт программасын кызыклы итеп төзегән иде. Ярминкәгә килгән кешеләр җырлап-биеп күңел дә ачтылар. Бу көннең кульминацион ноктасы кризис карачкысын яндыру булгандыр. Әйе, менә шулай хәрәкәтләнсәң, бераз кыймылдасаң, кризис дигән нәрсә безгә ни почем, – диләр әтрәклеләр. Күңелне бераз моңсулык, шул ук вакытта сөенеч биләп ала: кыш белән саубуллашу моңсулыгы, язны каршылау сөенече.
сан
Бу ярминкәдә барлыгы 1 тоннадан артык сыер ите һәм башка продукция сатылды. Бер кило итнең бәясе 250 сум иде.
Дилфас ГАЛИЕВ