«Җиңү» республика хәйрия акциясенә кушылыйк

2015 елның 13 марты, җомга

Ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантаналары башланды. “Җиңү” хәйрия акциясе кысаларында Минзәлә районы да актив катнаша.

Бүгенге көндә районда 992 сугыш ветераны, 44 тол калган сол­дат хатыны, 891 тыл ветераны яши. Ләкин вакыт аларның бер­сен дә аямый. Шуңа күрә бигрәк тә юбилей алдыннан аларның социаль-көнкүрешен яхшыртуга, медицина ярдәме күрсәтү, мат­ди хәлен кайгыртуга бөтен көчне юнәлтү мөһим.

Мәгълүм булганча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре моннан ике-өч ел элек үк башланып киткән иде. Хәйрия эшчәнлеге буенча республика Советы, “Ак Барс Сози­дание” хәйрия фонды белән берлектә, “Җиңү” дип аталган ре­спублика хәйрия акциясе игълан итте. Әлеге акция барышында җыелган акчалар сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең көнкүрешен яхшыртуга, борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә, җирлектәге һәйкәлләрне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

Якын арада “Җиңү” акциясенә районның күпсанлы предприятиеләре кушылыр дип көтелә.

Матди ярдәмне түбәндәге счетка күчерергә була:

Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»

420124, г.Казань, ул.Меридианная, д.1а

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК г.Казань

БИК 049205805

к/с 30101810000000000805

назначение платежа: «Добровольное пожертвование на благотворительную акцию «Победа»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International