Февраль. Кышның сихри сулышын тоеп, авылыбыз урамнары буйлап атлыйм. Нәкъ менә шушы айда районыбыз, авылыбыз гына түгел, илебез горурлыгы булган Советлар Союзы Герое Фәхразый Галиев дөньяга килә һәм шушы февраль аенда әлеге сукмаклар, әлеге урамнар аны олы юлга озатып кала. Фәхразый Галиев бертуган энесе Миргалим белән 1942 елның февралендә Җәмәк авылыннан сугышка китә. Икесе бергә 1248нче танкка каршы артиллерия бер туп расчетына билгеләнәләр. Миргалим – командир, ә Фәхразый – төзәүче. Иң беренче сугышчан чыныгуны алар Сталинградта алалар. Дон далаларын, Донбассны азат итүдә катнашалар. Шул сугышларның берсендә Миргалим Галиев һәлак була. Командирларын югалтуны бөтен расчет авыр кичерә, ә бертуган энесен чит җирдә күмеп калдыру Фахразый өчен әйтеп бетергесез зур кайгы була. Ул үзалдына туганы өчен үч алырга кирәк дигән максат куя. 26 сентябрь көнне Днепрны кичәргә дигән приказ бирелә. Катер Днепр уртасына да җитәлми – һавага “Юнкерс”лар күтәрелә. Елгага дошман бомбасы коела башлый, катерга ут каба. Паромны катердан аерып, ярга ишкәкләр ярдәмендә килеп җитәләр. Муеннан су ярып, пушканы, снаряд тартмаларын ярга алып чыгалар. Пушканы баулар белән бәйләп, текә ярдан өскә алып менәләр һәм атарга әзерләп куялар. Таң алдын- нан дошман атакасы башлана. Беренче атака кире кайтарыла. Яңа атакага 14 “Тигр” танкы күтәрелә. Ә бу вакытка үз кораллары янында Фахразый белән бергә сержант Иван Юдин гына калган була, ләкин алар ун кеше өчен сугыша- лар. Ут һәм төтен арасында Иван бернигә дә ка- рамыйча пушканы корып тора, ә Фәхразый төбәп ата. Шул рәвешле исән калган тагын берничә иптәшләре белән дошманның 12 атакасын кире кайтаралар. Фәхразый абый әлеге сугыш хатирәләрен сөйләгәндә “Туктаусыз сызгырып торган пулялар астында ничек исән калынгандыр” – дип үзе дә гаҗәпсенә иде. Бу сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Фахразый Галиевны һәм дусты Иван Юдинны, алар полкыннан тагын дүрт сугышчыны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр.1944 елның 19 мартында аңа Герой исеме бирелә.
Рәмзия АВЗАЛОВА, Кадрәк авылының туган якны өйрәнү музее җитәкчесе