Фионовка горурлыгы

2015 елның 13 марты, җомга

Илебезгә үтеп кергән дәһшәтле сугыш тәмамлануга 70 ел вакыт узса да, үз-үзләрен аямыйча сугышкан ватандашларыбыз онытылырга тиеш түгел. Гади солдат булып сугышка алынган, ә соңыннан исә Герой исеменә лаек булган райондашыбыз Алексей Горячев хакындагы истәлекләр дә мәңгелек. Алексей Горячев 1917 елда Фионовка авылында дөньяга килә. Үз авылларындагы мәктәптә 6 сыйныф укыганнан соң Пермь өлкәсе Кизел шәһәренә китә. Машинист һөнәренә укып, поездлар йөртә башлый, шул рәвешле үзенә ипилек акча эшли. Армиягә чакырыла, 41 нче елның декабреннән сугышка эләгә. Аны резерв фронтының 43нче армиясе 334нче укчы дивизия 407нче аерым разведка ротасына билгелиләр. 1943 елның 20 октябреннән 1 нче Балтыйк буе фронты составына кертелә. 1944 нче ел. Белоруссия һөҗүм итү операциясенең икенче этабы бара. 1 нче Балтыйк буе фронты Шяуляйск юнәлешендә аяусыз көрәшә. 16 август көнне отделение командиры сержант Горячев Баусск районы Личупьи авылын фашист гаскәрләреннән азат иткәндә шәхсән дүрт фашистны юк итә, өчесен тоткынлыкка ала. Сугыш операцияләре башкарганда әлеге тоткыннардан алынган мәгълүматларның ярдәме зур була. Сугышта Горячев яралана һәм госпитальгә эләгә, соңыннан кабат частька кайта. 1945 елның гыйнвар аенда 3нче Белоруссия фронты гаскәрләре фашистларның каршы торуын үтеп чыгып СССР Дәүләт чигенә, Көнчыгыш Пруссиянең һәм төньяк-көнчыгыш Польшаның бер өлешенә чыгалар. Пруссиянең Шиппенбайль торак пункты буенда Горячев дошманның траншеясына үтеп керә һәм ике “тел”не кулга ала. Тәвәкәллеге һәм батырлыгы өчен, шулай ук “тел”ләрдән файдалы мәгълүматлар алганы өчен ул II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Кабат сугыш. Аның иң дәһшәтлесе Грюнвальд янында була. Не- мец фашистларының позициясе алдыннан Лаутер елгасы ага, ә аның ярларын тоташ саклану корылмалары урап алган. Елганың икенче ярына чыгып, фашистлар турында мәгълүмат туплап, карта төзелеп, аларны тармар итү бурычы куела. 15 март көнне старшина Горячев зур булмаган группа белән саллар ярдәмендә икенче ярга чыгалар һәм траншеяга кереп, дошман белән сугыш башлыйлар. Әлеге сугышта Алексей унлап фашистны юк итә, дүртесен тоткынлыкка ала. Күрсәткән батырлыгы өчен старшина Горячев I дәрәҗә Дан орденына ия була. Алексей Горячев соңрак Кызыл йолдыз ордены белән дә бүләкләнә. Дан орденының тулы кавалеры, якташыбыз Алексей Андреевич исеме Бөек Ватан сугышы тарихына мәңгелеккә кереп калды. Ул 1982 елның көзендә вафат була, Пермь өлкәсе Кизел шәһәрендә җирләнә.

Дифиза НУРИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International