Балалар тәмлене ярата

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү расланган меню нигезендә башкарыла. Моңа төрле боткалар белән аралаштырып пешерелгән кайнар, итле аш, чәй һәм ипи керә. Дөрес, бюджеттан каралган әлеге суммага менюны әлләни төрләндереп булмый. Шуңа да мәктәп, бакча яны участокларында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр өстәмә итеп кулланыла. Авыл мәктәпләрендә, башлыча яшелчә, кышка әзерләнгән башка запаслар базларда саклана. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфановка үзе дә моңа кадәр белем бирү учреждениеләрендә җитәкче вазифаларын башкарган кеше буларак, вәзгыять бик таныш. Ул һәр учреждениедә диярлек ел дәвамына җитәрлек азык запасының базларда вакытында чистартылырга тиешлеген искәртте, чөнки черегән яшелчә инфекцияле авырулар китереп чыгарырга да бик мөмкин. Беренче марттан соң базларда дөрес сакланган яшелчә бары тик пешерелеп кенә бирелергә тиешлеге, ташкабак, кабак кебек яшелчәләрнең яңа елдан соң кулланырга яраксызлыгы кисәтелде. Елена Перевозчикова, мәгариф бүлегенең туклану буенча белгече: – Авыл мәктәпләрендә көнлек меню 12 көнлек, ә шәһәр учреждениеләрендә 10 көнлек меню белән тәңгәл килергә тиеш. Кабул ителгән ашамлыкның сыйфатын рас- лаучы документлары булуы, эшләнгән вакыты, саклану температурасын үз эченә алган этикетка, иткә ветеринар справкалар булу шарт. Әлеге рейд алдыннан берничә авылга чыгып, тикшерү уздырылган иде. Җитешсезлекләргә килсәк, ашханә хезмәткәрләре журналларны дөрес тутырмыйлар, күбесендә шушы кимчелек бар. Кайберләре суыткычларга маркировкалар куймаган, бер ашханәдә аш приборла- ры дөрес куелмаган иде. Бар- лык кимчелекләр дә бер атна эчендә төзәтелергә тиеш. Эльза Хәмәдишина, Татар Мөшегесе мәктәбе ашханәсе пешекчесе: – Мин ашханәдә берүзем эшлим. 44 балага, 11 хезмәткәргә ашарга әзерлим. Менюны көн саен төрләндерергә тырышабыз. Рационга ашлар да, яшелчә салатлары да кертелә. Атнага ике тапкыр камыр ри- зыклары пешерәбез. Укучылар винегрет, кәбестә салаты, макарон, бәрәңге ризыкларын бик яраталар. Мәктәп яны учас- тогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән (үзем бер үк вакытта бакчачы да булып то- рам) кайнатмалар, маринадлар әзерлибез, алар уку елы дәвамына җитә. Эльза Анатольевна пешергән ризыкларының рецептларын фотолары белән мәктәп сайты- на да куя икән, ул эшкә җаваплы карый, җанын биреп, кызыксы- нып эшли.

саннар * Район мәктәпләрендә 2748 укучы бар (укучыларның 96,4%ы кайнар аш белән тәэмин ителгән). Шулардан 100 укучы кайнар ризык ашамый. * Районның мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрендә бер көнлек туклану түбәндәгечә: шәһәрдә – 98,95 сум, авылларда – 89,05 сум. * Туклану өчен көненә ата-аналардан җыелган иң аз взнос күләме Матвеевка һәм Калтак мәктәпләрендә – 10 сум, иң күп взнос Кадрәк һәм Аю мәктәпләрендә – 15 сум. * Шәһәр мәктәпләрендә укучы башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары көнгә 23 сум түли, озынайтылган көн группасы өчен тагын 10 сум өстәлә, урта звено укучылары өчен 25 сум түләнә. * Федераль программа нигезендә 5,76 сум субсидия өстәлә.

безнең белешмә Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов, район мәгариф бүлегенең туклану буенча белгече Елена Перевозчикова, әйдәп баручы белгеч Ләйсән Нигъмәтуллина составында уздырылган рейд барышында районда булган 18 мәктәп һәм 32 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә туклану торышы тикшерелде. Кадрәк мәктәбе һәм балалар бакчасы, Иркәнәш мәктәбе, Кызыл Төбәк балалар бакчасы, Татар Мөшегесе балалар бакчасы һәм мәктәбе, Калтак мәктәбе һәм балалар бак- часы, шәһәрнең 11 санлы балалар бакчасы – рейд бер көндә тикшергән бу учреждениеләрнең ашханәләрендә тудырылган шартлар югарыда әйтелгән таләпләргә туры килә дияргә була. Материал басарга әзерләнгәндә район учреждениеләрендә тикшерү тәмамланмаган иде.

Әлфинә ВОРОБЬЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International