Зона турына әзерлек бара

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

23-24 март көннәрендә шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбендә “Татарстан Республикасының ел укытучысы-15” республика конкурсының зона этабы үткәрелә. Безнең зонада 5 район катнаша: Яр Чаллы шәһәре. Тукай, Менделевск, Актаныш, Минзәлә районнары. Укытучылар дәрес фрагментлары һәм мастер-класслар күрсәтәчәкләр. 18 февральгә кадәр конкурсның муниципаль этабының читтән торып I туры уз- ган иде. Укытучылар видеопрезентация, анкета әзерләделәр, “Мин – укытучы” те- масына нәсер яздылар, эш тәҗрибәсен күрсәттеләр. Бу этаптан 8 укытучы сай- лап алынды. Алга таба 3 нче урта мәктәп базасында II тур узды, монысында укытучылар остаз дәресләре күрсәттеләр. 5 укытучы зона турына узды. ”Елның иң яхшы химия укытучысы” номинациясендә “Советлар Союзы Герое, генерал-пол- ковник В.Н.Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәбе” укытучысы Лилия Шакирова җиңде. “Елның иң яхшы математика укытучысы” номинациясендә 2 нче урта мәктәп укытучысы Татьяна Ботова җиңүче булды, 3 нче урта мәктәп укытучысы Эльвира Шәмсиева “Елның иң яхшы физика укытучысы” дип табылды. Шулай ук абсолют җиңүче дә билгеләнде, ул – 1 нче урта мәктәпнең физика укытучысы Татьяна Му- ринова. Зона конкурсында гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Викулова да катнашачак. Шунысын да искәртү кирәк, узган ел барлык укытучылар гомуми нигездә катнашса, быел алар аерым фәннәр буенча номинацияләрдә катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International