Юллардагы вәзгыятьнең катлауланып китүе һәм аварияләрне киметү максатыннан, ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе тарафыннан Минзәләдә юл йөрү иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча комплекслы җыелыш үткәрелде. ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов эш сәфәрендә район, суд, прокуратура җитәкчеләре, ведомство хезмәткәрләре белән очрашты.
Балалар травматизмын булдырмау буенча эш барлык балалар бакчаларын- да да алып барыла. Ләкин җиһазландырылган мәйданчык 11нче балалар бакчасында гына бар, анда Рифкат Миңнеханов та булды. “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен практикада өйрәнәләр. Кечкенә авто-шәһәрчек бакча территориясендә урнашкан. Анда юл йөрү билгеләре, светофорлар һәм җәяүлеләр сукмагы бар. Транспорт ролендә велосипедлар, кечкенә машиналар, катнашучылар үзләре – балалар. Соңыннан тәрбиячеләр һәм балалар кунакларга әкият геройлары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча мавыктыргыч чара күрсәттеләр, бакчада тәрбияләнүчеләр үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. ЮХИДИ идарәсе начальнигы балалар бакчасын карады һәм канәгать калды. Ул рәхәтләнеп балалар белән аралашты, алар үз чиратын- да юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Рифкат Миңнеханов балалар бакчасына 4 велосипед бүләк итте. Рифкат Миңнеханов җирле халык белән дә аралашты. Район эчке эшләр бүлегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылды.