Муллык өстәлләргә күчте

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Сәгать сигездә бәйрәм ярминкәсенең сәүдә рәтләре гөрли иде инде. Соңга калыбрак килгән Зәйнең (1,5 тонна) шикәр комы иң беренче булып сатылып бетте.

Килосы 44 сумлык дүртәр-бишәр капчык (25 килолы) татлы ризыкны үзләренә генә түгел, дусларына һәм туганнарына да алдылар.

Балыкчылар да 800 килограмм товарларын сатып бетерә яздылар. Ассортимент та киң иде. Хуҗалыклар, фермерлар алып килгән 270 сумнан башланган ит бәясе дә тора-бара 250 гә хәтле төште. Кыш карачкысын яндыру һәм Әтрәкле авылыннан сы­ерчык оялары алып килүләре ярминкәгә язгы бәйрәм төсе дә өстәде. Әлеге оялар Мөшегенең данлыклы чишмәсенә барыр юлындагы агачларга эленәчәк. Студентларның конфет- теләкләр таратып йөрүен дә ярминкәгә килүчеләр яратып ка­бул итте.

Ярминкәгә килгән һәркем үзенә кирәкле товарны җитәрлек күләмдә алды. Чаллыдан алып килгән суган (килосы 30 сум торса да) янында чират иң соңыннан бетте. Бал сатучылар да, сөт белән сәүдә итүчеләр дә товарлары сатылудан канәгать калды. Сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашканда район башлыгы Айдар Салахов та ярминкәдәге ассортиментның һәркемне канәгатьләндерерлек икәнлегенә басым ясады.

Шәһәр халкына 16 тонна сыер ите, шул исәптән берничә түшкә сарык һәм дуңгыз ите сатылды. Агрофирмалар алып килгән 22 тонна бөртек сатылуы мал то­тучылар бар икәнлеген күрсәтә. Өстәвенә аның бәясе дә 8-10 сумнан артмады.

Шамил Дәүләтов:

– Без кишерне сәүдә челтәрләрендә күптән сатып бетердек инде. Кара торманы да теләп алалар. Бүген сату бик бармады. Әмма бәрәңге утыр­тыр вакыт җиткән саен Югары Тәкермәнгә килүчеләр күбәячәк.

 Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International