1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү тагын кыйммәтләнәчәк.
Узган ел тариф уртача 4,7 процентка арткан булса, быел бу сан 9 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Бөтен төр хезмәтләр өчен дә күбрәк түләргә туры киләчәк: газга бәя – 7,5, электр энергиясенә – 7, су белән тәэмин итүгә һәм канализациягә – 6 процентка артыр дип фаразлана.