ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнарның “Халык контроле” мәгълүмат системасы барлыкка килгәннән бирле, бу порталга барлыгы 3460 мөрәҗәгать кабул ителгән (аларны хуплап 55 меңнән артык кеше тавыш биргән), шуларның 1 меңнән артыгы хәл ителгән.

26
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Район авыл җирлекләрендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең беренчел бүлекчәләрендә отчет-сайлау җыелышлары дәвам итә. Узган атнада Урыс, Дәвек һәм Тауасты Байлар авыл җирлекләрендә шундый җыелышлар оешкан төстә үтте.

21
сентябрь, 2012 ел
җомга

Ике ай элек Минзәлә урманчылыгы базасында ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев җитәкчелегендә республика семинар-киңәшмә узган иде. Ул безнең урманчыларның эшенә югары бәя бирде һәм семинарны уңышлы уздырганнары өчен Минзәлә урманчылыгына һәрберсе 15 млн сумлык ике данә урман әзерләү техникасы бирде.


19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Көзнең ямьле бер көненә туры килгән спорт сезонын ачу тантанасы үзәк стадионда узды. Төрле ярышларда районның оешма-предприятиеләреннән, учреждениеләреннән, урта мәктәпләрдән, махсус уку йортларыннан, авыл җирлекләре коллективларыннан 17 җыелма команда катнашты.

17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
“Минзәлә” аэроклубыннан парашют спорты буенча Россия җыелма командаларының спортчы-парашютчылары тренировкалар мәйданчыгы буларак файдаланалар.

23
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Алтынчы ел рәттән инде республикабызда матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе үткәрелеп килә. Ул хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән уздырыла. Бу акциядә безнең район да актив катнашып килә.

13
август, 2012 ел
дүшәмбе
Районның ашлык игүче хуҗалыкларында җаваплы чор бара. Яңа уңышны кабул итү өчен склад биналарының ныклы әзерлеге дә зур әһәмияткә ия.
8 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районга уракның барышы белән танышырга килде. Район басуларын вертолетта карап очканнан соң, Тупач авылы янындагы басуда агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.

13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Язгы кыр эшләре тәмамланып, уҗымнар матур гына калкып килгәндә, җир кешесенең күңеле канәгатьлек кичергәндә үткәрелә торган бәйрәмнәрнең иң күркәме ул Сабан туе.

25
май, 2012 ел
җомга
21 майда Россиядә техник инвентаризация хезмәте төзелүгә 85 ел тулды. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне, ветераннарыбызны БТИ оешуның 85 еллыгы белән кайнар котлыйм. Безнең предприятиебезнең уңышлары, иминлеге һәм киләчәге һәрбер хезмәткәрнең шәхси өлешенә, гомуми эш өчен үзенә җаваплылык алырга омтылышына бәйле. Иңебездә бөек эшләр бихисап, ә алда - тагын да күбрәк. Барыгызга да исәнлек-саулык, уңышлар, шатлык һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International