Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә тәрбияләнүчеләр инде икенче ел рәттән биредә парашюттан сикерү буенча махсус хәзерлек узалар.
Инде хәбәр ителгәнчә, бу юлы алар һава шартларына карап, өч атнадан да артыграк шөгыльләнәчәк. Булачак космонавтлар белән шөгыльләнүчеләр арасында очучы-космонавт-инженер, Валентина Терешкованың дублеры Ирина Баяновна Соловьева да (астагы рәсемдә) бар. Бу көннәрдә ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Ирина Соловьёва 1937 елның 6 сентябрендә Тула өлкәсенең Дедилов районы, Киреевский руднигы эшчеләр бистәсендә дөньяга килә.
1959 елда Свердловск шәһәрендә Урал политехника институтының төзүчеләр факультетын тәмамлый. 1967 елда Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясен тәмамлап, “очучы-космонавт-инженер” белгечлеген ала. Психология фәннәре кандидаты Ирина Баяновна 1991 елдан бирле Космонавтлар әзерләү үзәге фәнни-тикшеренү институтының космонавтларны әзерләү проблемаларын системалы тикшерү бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли, экстремаль шартларда хезмәт психологиясен тикшеренү белән шөгыльләнә. Космонавтларга парашюттан сикерү әзерлеге чорында психологик ярдәм күрсәтү төркеменә керә. Ул 3 нче дәрәҗәле “СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт өчен”ордены белән бүләкләнгән. Парашют спорты буенча СССРның спорт мастеры, 2500 ләп тапкыр парашюттан сикергән.
Ирина Соловьеваның тормыш иптәше Сергей Киселев ‑ парашют спорты буенча ун тапкыр дөнья чемпионы, Россиянең атказанган тренеры. Уллары Алексей шушы командада инстуктор булып эшли. Әнисенең юбилее уңаеннан без аның белән әңгәмә корып алдык:
-Бик тыйнак һәм изге күңелле кеше. Илле ел шушы үзәктә эшли, безгә карап, бүген дә парашюттан сикерәсе килә аның. Гомумән, гаиләдә барыбыз да: әти-әни, ике туган абыем да сикерәбез. Үзем дә аэроклубта үстем (Көлә). Юбилейәзерләнә
уңаеннан әнигә сәламәтлек телим, сәламәтлек булса, калганы табылыр. Мин бәхетле кеше, әлбәттә. Бу минем эшем дә, яраткан шөгылем дә. Биредә мин үземне өемдәге кебек хис итәм.
Ирина Баяновнаның яшь космонавтларны никадәр дулкынланып күзәтүен, аларның хаталарын йомшак итеп төзәтеп җибәреп, самими елмаюын күргәннән соң, аның шулкадәр тыйнаклыгына гаҗәпләнәсең. Космонавтларның берсенең: “Минем әнием Ирина Баяновнаның батырлыгыннан рухланып, бүген аэроклубта парашюттан сикерә”, дигән сүзләрен ишетү үзе ни тора! Үзенең космонавтикага багышлаган ярты гасырлык гомере, хезмәте турында гап-гади итеп: “Минем турында сөйләргә кирәкми, әнә яшь буынга сүз бирегез. Кешеләр белән аралашудан зур канәгатьләнү табам, шуның белән мин бәхетле”, – дигән кыска җавап алдык без аңардан.
Әлеге җыенның җитәкчесе, шушы үзәкнең өченче идарәсенең начальник урынбасары, полковник Виктор Рень турында әйтеп узмасак, хикәяләвебез тулы булмас иде.
Россия Федерациясе Герое, Виктор Рень космонавтларны өйрәтүдә уңышлы кулланылучы күпсанлы уникаль методикалар авторы. Ул озак еллар дәвамында Россия һәм чит илләр космонавтларын махсус әзерләү белән җитәкчелек итә, Россиянең космоста булган барлык космонавтларын да шәхсән үзе әзерләгән. Билгеле булганча, парашюттан сикерү адреналинның чамадан тыш бүленеп чыгуына китерә. Шуңа да аны космонавтларның психо-физик әзерлек нигезе итеп алганнар да. Фәнни-тикшеренү бүлегенең кече фәнни хезмәткәре, психолог Светлана Андреева табиб белән берлектә эшләүләрен, даими рәвештә космонавтларның психик, эмоциональ халәтләрен күзәтеп торуларын бәян итте. Сикерүләр ярдәмендә сыналучыларны тиешле эмоциональ халәткә китерәләр, бу халәттә аларга төрле мәсьәләләр чишәргә туры килә. Мәсьәлә текстын парашютчы самолеттан чыгарга бер минут калгач күрә, бу вакытта аның кулына бәйләнгән язулы планшет ачыла. Кеше сикерүгә, адреналин арта, һавада гәүдәне контрольдә тоту сәләте югала. Шушы халәттә булачак космонавт математик, логик, экстремаль мәсьәләләр чишеп кенә калмый, паральлель рәвештә һәр гамәлен диктофонга әйтеп бара.
Укыту-тренировка җыенна-рында катнашучыларның космоска кайчан очачагы берәүгә дә билгеле түгел – бер яисә ике елданмы, я булмаса биш-ун елдан соңмы? Әмма шунысы мәгълүм, космонавтлар отряды әгъзалары бүген җәмгыятьнең элитасы булып тора. “Минзәлә” аэроклубында аларның көнкүрешен юкка гына максималь уңайлы итмәгәннәрдер.
Ю.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәге космонавтларга алдагы парашют әзерлеге өчен нәкъ менә шушы мәйданны сайлаячагына шигебез юк.