Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Минзәлә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Минзәлә муниципаль районының инвестиция паспорты
Символика
ФАЙДАЛЫ СЫЛТАМАЛАР
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елы
РАЙОННЫҢ МАКТАУЛЫ ГРАЖДАННАРЫ
Минзәлә төбәге сулыклары һәм балыклары
Район турында белешмә
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү
Минзәлә районында илкүләм проектлар
Тематик бүлекләр
Хезмәтләр һәм оешмалар
Район советлары һәм комиссияләре
Муниципаль контроль
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Территориаль сайлау комиссиясе
Персональ мәгълүматларны саклау
Муниципаль заказ
Паркларны һәм скверларны төзекләндерү
Сыйфатка бәйсез бәя бирү - Минзәлә муниципаль районының Иҗтимагый советы
"Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча виртуаль укыту-консультация пункты"
Бюджет
Программалар, докладлар, конкурслар
Территориаль-иҗтимагый үзидарә
Файдалы мәгълүмат
Үзмәшгульләр өчен мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
БИЗНЕСКА ЯРДӘМ
Инициативалы бюджетлаштыру
Минзәлә муниципаль районының ситуация үзәге
Документлар
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елның планлы чорына Минзәлә муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Район Уставы
Хокукый мәгърифәт
Минзәлә муниципаль районы Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Минзәлә муниципаль район Советы карарлары
Минзәлә шәһәре МБ норматив документлары
Район Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Район хәбәрләре һәм басмалары
Минзәлә муниципаль районында норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасы
Хөкемче утырышчылар исемлеге
Регулятор йогынтысын бәяләү
Документларның проектлары
Бүләкләүгә тәкъдим итү өчен документ үрнәкләре
Минзәлә муниципаль районының норматив-хокукый актларын рәсми бастыру
МХО
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Социаль челтәрләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми блогы
Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Норматив-хокукый база
Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Еш бирелә торган сораулар
Образцы заявлений
Кире элемтә
Балалар ышаныч телефоны
Контакт мәгълүматы
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының«ышаныч телефоны»
Сайтка ярдәм
Сезнең фикер
АШЫГЫЧ ХЕЗМӘТ ТЕЛЕФОННАРЫ
Интернет кабул итү
Муниципаль районнар
Минзәлә муниципаль районы
Камиллеккә омтылабыз
2012 елның 25 мае, җомга
Меңнәрчә еллар дәвамында һәрбер дәүләт үзенең милли байлыгын, милеген исәпкә алу белән шөгыльләнеп килә. Безнең тарафтан да Минзәлә шәһрендә һәм районыбызда күчемсез милек объектлары буенча уникаль мәгълүматлар базасы, хокукый, хак билгеләү документлары формалаштырылды. Кайчандыр инвентаризатор технигының төп хезмәт коралы кыска тасма рәвешендәге рулетка (үлчәү җайланмасы) булса, хәзер прогресс шулкадәре алга китте: һәрбер техникта лазерлы рулетка, ул объектның үлчәмнәрен тиз һәм төгәл алырга мөмкинлек бирә. Барлык документлар камилләшкән программалар ярдәмендә компьютерда әзерләнә.
Безнең эшчәнлегебезнең өлкәсе елдан ел киңәя бара. Күз – курка, куллар – эшли, ди халык мәкале. Айдар Гариповның җиңел куллары белән без 2011 елның июнендә җир участокларын ызанлау эшенә керештек, ә коллективыбызга кадастр инженеры Эмиль Абдуллин килгәч, бу төр эшчәнлегебез өстенлек- ле юнәлешләрнең бер- сенә әверелде. Район хакимияте дәүләт әһә- миятендәге эшне – күпбалалы гаиләләргә җир участокларын ызанлауны тапшырып зур ышаныч күрсәтте. Бүгенге көндә 90 җир участогына ызан ясалды. Предприятиедә заманча приборларның булуы ызанлаштыру буенча теләсә нинди эшне башкарырга мөмкинлек бирә. Клиентларга уңайлы бул- сын өчен ызанлаштыру эшләрен электрон формада кадастр учеты органына бирәбез, шул рәвешле клиентларны документ- лар җыюга кагылышлы өстәмә мәшәкатьләрдән арындырабыз, җир участогына кадастр күчермәсе ясатуга дә электрон рәвештә заказ бирелә. Ызанлаштыру турында сөйләгәндә, гражданнарга шундый киңәш бирәсе килә: җир участокларын сатып алу-сату, бүләк итү, мирас итеп калдыру кебек алыш-биреш эшлә- рен башкарганчыга кадәр ызанлаштыру үткәре- гез, җир участокларының мәйданын күчемсез милеккә булган хокукый документлардагысы һәм кадастр паспортындагысы белән чагыштырып карагыз.
Соңгы елларда нәкъ шушы мәсьәләләр буенча шәһәрдә дә, авылларда да низаглы хәлләр күбәйде.
Предприятиебез эшчәнлегенә тагын бер профильле булмаган төре – базар бәясе, без моның белән беренче ел гына шөгыльләнмибез, шуңа күрә бу эштә зур тәҗрибәбез бар. Гражданнар җир участокларының, фатирларның, торак йортларның бәясен билгеләү өчен заказларны гадәттә мирасны рәсмиләштергәндә, сатканда, банктан кредит алганда бирәләр.
Февраль аенда “Сбербанк России”ААҖнең Идел-Нократ банкы шундый карар кабул итте: физик затларга кредит биргәндә милеккә хак кую өчен РГУП БТИны бәяләр кую реестрына кертте. Бәяләр куючылар бик күп, әмма профессионализм, ышаныч һәрчак беренче урында.
Техник инвентаризация бюросы – халыкка хезмәт күрсәтүче предприятие. Шуңа күрә гражданнар безнең эштән канәгать калсыннар дип тырышабыз. Безгә мөрәҗәгать итеп, алар бер үк вакытта түбәндәге хезмәтләр комплексы алу мөмкинлегенә ия: бездә күчемсез милеккә техник документация әзерләүгә, җир участогын ызанлауга заказ бирергә була, хосусыйлаштыруны, мирасны рәсмиләштерү өчен кирәк булган документларны әзерләргә, сатып алу-сату, бүләк итү килешүләрен төзергә ярдәм итәбез.
Без авыл җирлекләре башкарма комитетлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Агымдагы елның мартында Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шакирҗан улы Газизянов чакыруы буенча халыкка бик тә кирәкле зур эш башкардык. Аның максаты гражданнарга йорт һәм җир участогына документларын тәртипкә китерергә, милеккә хокукларын теркәргә ярдәм итү иде.Кыска гына вакыт эчендә 120 йорт хуҗасына техник инвентаризация үткәрдек, кадастр паспортлары бирдек, ә җир кадастры һәм теркәү палатасы белән эшне Рөстәм Шакирҗанович үз кулына алды.
Шулай итеп гражданнар җир участогына һәм торак йортка булган хокукны дәүләт теркәве турындагы таныклыкны авылда алуга ирештеләр. Бу уңайдан Рөстәм Газизяновка карата җылы сүзләр әйтәсе килә, ул күп кенә яхшы эшләрдә башлап йөрүче, чын “халык хезмәтчесе”. Әлеге авыл җирлегенә кергән авыллар белән эшләве җиңел, чөнки алар бар нәрсә белән хәбәрдар.
Әгәр йорт хуҗасы кемне дә булса үзенең йортына пропискага кертергә яки алыш-биреш ясарга уйлый икән, аның бер кайгысы да булмаячак. Биредә милеккә салымны да ул чынбарлыктагыча түли. Рөстәм Шакирҗановичның эше республика дәрәҗәсендә лаеклы рәвештә бәяләнә.
Шушы көннәрдә ТР муниципаль берәмлек Советы икътисад, финанс һәм җирдән файдалану номинациясендә аны “Муниципаль хезмәт өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” дигән диплом белән бүләкләде. Без Рөстәм Шакирңановичны әлеге бүләк белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, бетмәс- төкәнмәс энергия, иминлек телибез.
Коноваловка авыл җирлеге башлыгына, Иркәнәш, Югары Тәкермән, Бикбау, Урыс, Коноваловка авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьларына да актив һәм бердәм хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
2008 елда Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең бик күп булмаган субъектларының берсе булды, һәм капиталь төзелеш объектларын Бердәм дәүләт реестрында алып бару буенча пилот проекты бездә башкаларга караганда иң беренче старт алды.
БТИ үз архивының күчермәсен ясады һәм аны җир кадастры палатасына бирде. Күчемсез милек объектларының торышы турындагы әлеге мәгълүматлар еллар үткән саен искерә бара. Клиент җир кадастры палатасына күчемсез милек объектына кадастр паспорты ясатуга заказ биреп, актуаль булмаган белешмәләр ала, яңалыклар белән хәбәрдар булмавы аркасында катлаулы хәлдә кала. Әйтик, алыш-биреш ясала, ди. Клиент процессны тизләтү өчен техник инвентаризация үткәреп тормыйча гына күчемсез милек объектына кадастр паспорты ясатырга заказ бирә, иң ахырдан шул ачыклана: йортка соңрак янкорма да ясалган, һәм ул, билгеле инде, үлчәнмәгән булган, кадастр паспортында йортның гомуми мәйданы чынбарлыктагыга туры килми. Сатып алучы кешенең алга таба проблемасы башлана дигән сүз. Әгәр сездә ниндидер аңлашылмаучылык бар, яки киңәш кирәк икән, без сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер.
Татьяна Петрова, Минзәлә БТИ начальнигы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Геройларның исемнәрен кайтарырга: «Хәрби Дан клубы» проекты югалган солдатларны табарга ничек ярдәм итә.
Геройларның исемнәрен кайтарырга: «Хәрби Дан клубы» проекты югалган солдатларны табарга ничек ярдәм итә.
Минзәләдә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган яшьләр митингы узды
Мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучылары колонналары шәһәр урамнары буенча тантаналы төстә бардылар.
09.05.2026 Ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Салют Победы» бәйрәм концерты
Минзәләдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Салют Победы» бәйрәм концерты үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз