Дәүләт Думасы мәгълүмат һәм коммуникация технологияләрен кулланып башкарылган җинаять эшләренә каршы тору өлешендә кануннарга үзгәрешләр кертте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фиркасенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина аңлатты: «Без гражданнарны кибер мошенниклардан яклау буенча эшне даими рәвештә алып барабыз, бу өлкәдә кануни чишүләр тәэмин итеп, бүген яңа чираттагы антифрод кануны кабул ителде. Шунысы мөһим, мошенниклык гамәлләреннән килгән зыянны кире кайтару механизмы эшли башлый. Әгәр банклар һәм кәрәзле операторлар каршы тору чаралары комплексын үтәмәсә, алар кулланучының югалтуларын кире кайтарырга тиеш».
Кабул ителгән документ буенча:
– Халыкара телефон шалтыратуларын билгеләү һәм һәркемгә аларны алуны үз теләге белән тыелу мөмкинлеге кертелә.
– Ата-аналар балаларының СИМ-картасын аның имин контект белән тәэмин итү өчен бәйләнеш операторларына хәбәр итә ала.
– Дәүләт хезмәтләренә «кызыл төймә» сервисы кертелә, аны дистанцияле акча операцияләрен тиз туктату өчен файдаланырга мөмкин.
– Элемтә хезмәтләрен күрсәтү турында килешү төзү өчен күчерелмә операторына үз телефонының идентификация номерын белдерергә кирәк булачак.
– Бер кешегә рәсмиләштерелгән банк картларының саны чикләнәчәк – 20 дән артык түгел.