«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»ннән мәгълүмат килгән
Консультация – метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтү
2026 елның 11 июнендә 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр
2026 елның 11 июнендә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кыска вакытлы яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с, урыны белән боз явуы мөмкин.
Россиянең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүмат бирә:
Яшенле яңгыр вакытында:
Әгәр сез яшенле яңгырга эләксәгез, велосипедта яки мотоциклда булганда, хәрәкәтне туктатыгыз һәм транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен узганны көтегез. Автомобильдә сәфәрне дәвам итмәгез, чөнки электроника эшендә бозылыш булуы мөмкин. Туктатырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшенне көтеп торырга кирәк.
Әгәр яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, җиргә ятарга (комлы яки ташлы грунт), мөмкин булганча түбән урынга киңәш ителә. Яныгызда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен көче су объектыннан 100 метр радиуста тарала.
Йөртүчеләр юл хәрәкәтендә бик сак булырга тиеш.
Җәяүлеләр автоюллар аша узуда һәм алар янында булганда артык сак булырга тиеш.
Мөмкин булганда ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, бүлмәләрдә булырга киңәш ителә. Балаларны күзәтүсез калдырмаска мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда тотса, биналарның җир асты үткәргечләрендә яки керү урыннарында яшеренергә киңәш ителә. Көчле җилдән өй диварлары янына яшеренмәгез, чөнки түбәдәге шифер һәм башка түбә материаллары егылып төшүе мөмкин. Җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелеп бетмәгән биналар да шулай ук.
3. Урамда реклама щитларыннан, күрсәткечләрдән, юл билгеләреннән, электр үткәргеч сызыкларыннан ераграк булырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булу, шулай ук алар янында автомобиль куеп калдыру ярамый- җил белән аерылып төшкән ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җилдә электр үткәргеч чыбыклары астында тору һәм өзелгән электр кабельләренә якынлашу бик куркыныч.
6. Пыяла ватыклары, өске катлардан төшкән тәрәзә пыялалары, шулай ук җил белән аерылып төшкән түбә элементлары һәм декоратив бизәкләр куркыныч тудыра ала. Төзелеш яки ремонтланучы биналар янында бу куркыныч арта.
7. Барлык өй тәрәзәләрен тыгыз ябарга, балконнардан һәм лоджиялардан тышкы якка егылып төшә алачак әйберләрне алырга кирәк.
8. Яши торган яки эш бүлмәсендә тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк булырга кирәк.
Мөмкин булганда ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үткәргечендә генә кичәргә киңәш ителә. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны кичмәгез, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең туктау юлы арта. Транспорт агымнарына каршы гына хәрәкәт итегез. Югары күренүчәнлекле жилетлар кулланыгыз яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны бәйләгез.
Яңгыр вакытында үзегезне ничек сакларга:
Күп явым-төшем явуы турында мәгълүмат алганда, шәһәр буенча сәфәрләрдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Үткәргеч чараларын һәм радиоалгычларны кабызыгыз.
Әгәр яңгыр сезне урамда тотса:
Җир асты үткәргечләренә һәм башка тирән бүлмәләргә төшмәгез. Су басу бик мөмкин булган дәрәҗәдән югарырак урнашкан биналарда яшеренергә тырышыгыз.
Әгәр яңгыр Сезне бинада тотса:
Әгәр Сез булган бина (бүлмә) су астында калса, аны ташлап, иң якын калкулыкка күчәргә тырышыгыз.
Әгәр яңгыр Сезне шәхси транспортта тотса:
Су астында калган участокларны үтәргә тырышмагыз. Акрын гына иң уң як полосага (чиккә) күчегез һәм аварияле туктауга мәҗбүр булмыйча, хәрәкәтне туктатыгыз. Аварияле утларны яндырыгыз һәм яңгыр узганны көтегез. Тиз су күтәрелү очрагында транспорт чарасын ташлап, урынның калку участогына яки иң якын бинага керегез.
Әгәр сез автомобильдә күчеп йөрсәгез, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк булыгыз. Аларга арка белән борылырга (йөз белән салон үзәгенә) һәм күзләрне куллар яки кием белән ябарга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз гәүдәгез белән ябарга, шулай ук күзләрен яки кием, яки кул белән ябарга кирәк. Әгәр салон үлчәмнәре рөхсәт итсә - иң яхшысы идәнгә ятарга.
Нинди дә булса бәла-каза очрагында, сез һәрвакыт гадәти экстрен хезмәтләрне чакыру номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шәһәр һәм мобиль телефоннарыннан тәүлек буе бушлай кабул ителә.
Россиянең Татарстан Республикасы буенча ГУ МЧС «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.