ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2014 ел
сишәмбе
Бүгенге көндә интернат мәктәбенең ашханәсенә теплицада үстерелгән 100 кг артыграк кыяр һәм иртә өлгерә торган салат алып киленде
Быел безнең районда өч спорт мәйданы пәйда булачак

Беренче графа - савымчының исем-фамилиясе, икенче - шул савымчы эшләгән ферма исеме, өченче - савымчының  быел беренче яртыеллыкта тулаем сауган сөте (центнерларда), дүртенче-шушы чорда бер сыерга сауган сөте (килограммнарда)


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

Мәчеттә ремонт-төзекләндерү эшләре башланды. Беренче чиратта тәһарәт алу бүлмәсен әзерлиячәкләр, аннары сон бина эчендәге: электр үткәргечләр алыштыру, яңа баскыч урнаштыру, идәннәрне алыштыру һәм башка төрле эшләргә бөтен көч юнәлтеләчәк.


11
июль, 2014 ел
җомга

Моннан берничә ел элек Эльмира белән Минзәлә урамында очраштык. Хәл белешкәч, авылдан район үзәгенә ни йомыш белән килүен кызыксындым. Баксаң, кызларын Минзәләдәге музыка мәктәбенә йөртәләр икән, шуңа килгәннәр. Шәһәрдән 45 км ераклыкта урнашкан Иркәнәш авылыннан атнага өч тапкыр балаларын (тагын бер гаилә баласы да бар) алмаш-тилмәш музыка дәресләренә алып киләләр икән. “Вакыт юк, акча юк” дип зарланырга яраткан заманда тырыш һәм тәвәккәл кешеләр күп нәрсәгә җитешәләр икән бит! Әйе, Галимовлар гаиләсенең тырышлыкларына тел-теш тидерерлек түгел.


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Гимназиянең алты укучысы – Алинә Низамова, Лилия Акберова, Лилия Якупова, Айсылу Хәбирова, Регина Галиева һәм Айсылу Минаева Спас районында үткәрелгән “Болгар-Туган тел” яшьләр форумында катнаштылар. Аннан кайткач, Лилия Акберова һәм Айсылу Хәбирова үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар
8 июль көнне Кадрәк авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Бергә яшәүләре – олы бәхет” дигән зур кичә уздырылды.
Руль артында йөрүче гүзәл затлар арасында “Автоледи” бәйгесен оештыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде.
Районыбыз терлекчеләре бер көндә 66,5 тонна сөт җитештерәләр, бу бер сыерга исәпләгәндә 11,8 килограмм сөт савыла дигән сүз.

Мәлкән авылында көзгә берьюлы 3 объект тапшыралачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International