Бүгенге көндә интернат мәктәбенең ашханәсенә теплицада үстерелгән 100 кг артыграк кыяр һәм иртә өлгерә торган салат алып киленде. 2 га бакчага, монда бөтен яшелчә дә үсә дияргә була, шулай ук алмагач бакчасы, карлыган, чия агачлары бар, монда мәктәптә яшәүче 8-9 сыйныф укучылары эшлиләр.
Район башлыгы Айдар фаслахович – күргәннәренә угары бәя куйды, һәм бу районның башка мәктәпләренә дә үрнәк булырга тиеш диеп билгеләде, чөнки шулай итеп бизнес-план һәм паралель эш тәрбиясе алып барыла.
Укучылар бер минутта тик тормыйлар, алар йорт хайваннары карыйлар. Коррекцион-мәктәп фермасында 10 үгез, ат, 4 кәҗә, 40 сарык,150 чеби, 100 тавык үстерәләр. Үткән елны балалар һәм укытучылар составы ярдәме белән 400 өчлитрлы банка кыяр, помидор тозланды һәм кипкән җиләк-җимеш әзерләнде.