Иркәнәш былбыллары

2014 елның 11 июле, җомга

Моннан берничә ел элек Эльмира белән Минзәлә урамында очраштык. Хәл белешкәч, авылдан район үзәгенә ни йомыш белән килүен кызыксындым. Баксаң, кызларын Минзәләдәге музыка мәктәбенә йөртәләр икән, шуңа килгәннәр. Шәһәрдән 45 км ераклыкта урнашкан Иркәнәш авылыннан атнага өч тапкыр балаларын (тагын бер гаилә баласы да бар) алмаш-тилмәш музыка дәресләренә алып киләләр икән. “Вакыт юк, акча юк” дип зарланырга яраткан заманда тырыш һәм тәвәккәл кешеләр күп нәрсәгә җитешәләр икән бит! Әйе, Галимовлар гаиләсенең тырышлыкларына тел-теш тидерерлек түгел.

Бар эшкә дә җитешәләр

Эльмира үзе районыбыздагы Николаевка авылында туып- үсә. Булачак тормыш иптәше Гаяз белән Иркәнәш авылына кайткач таныша. Дус кызы, ул ук тормыш иптәшенең туга­ны, “мин сезне таныштырып кавыштырам” дигән сүзләре фәрештәләрнең “Амин” дигән вакытына туры килгән, күрәсең. Өйләнешәләр. Уллары – Айгиз туа. Ата-аналар ярдәме белән агач йорт салып керәләр. Яңа йортта тагын бер бәби – кызла­ры Алинә дөньяга килә. Бүген инде әлеге гаилә күпбалалы, моннан бер ел элек тагын бер кыз – Әмиләне алып кайталар. Эльмира бала белән өйдә уты­ра. Авылда эш булмау сәбәпле, әти кешегә читкә барып эшләргә туры килә.

Балалы кеше – бай кеше

Айгизгә 17 яшь, ул Иркәнәштәге 9 сыйныфны тәмамлап, Чал­лыдагы автомеханический кол­леджга укырга кергән. Мәктәптә укыганда ул рәсем ясау белән кызыксына, сәләте дә юк түгел үзендә. Мәктәптә, районда узган конкурсларда катнашып, грамо­талар да ала. Айгизнең тагын бер хоббие – хоккей. Кызганыч, авыл баласы Боз сарайларына, бассейннарга йөрүдән мәхрүм шул. Ләкин теләк үзенекен итә, кыш көне мәктәп янында, мах­сус шугалак ясап, егетләр тиме­раякта шуарга, хоккей уйнарга өйрәнәләр.

Уртанчы кызлары Алинәнең, җитешмәгән җире юк. 5 яшендә үк Минзәләдәге музыка мәктәбенә хореография, фор­тепьяно, вокал бүлекләренә йөри. Профессиональ укыту­чылардан күп нәрсәгә өйрәнә ул. Авылда, мәктәптә, район күләмендә уздырылган му­зыкаль чараларның, смотр конкурсларының берсе дә алар­дан башка узмый диярлек. Алар дим, чөнки күп очракта әни белән кыз бергә катнашалар: аерым-аерым да җырлыйлар, дуэт белән дә. Алинә үзе төрле бию конкурсларында да актив катнаша.

Булганнан бар да була, диләр бит. Хак икән. Алинә уку алдын­гысы да әле: олимпиадаларда, төрле проектларда еш катнаша һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, диплом һәм грамоталар алып кайта. Мисал өчен, “Проектная деятельность школьников” дигән региональ конференциядә кат­нашып 1 нче урынны ала.

Алинә мәктәпкә укырга керү белән авыл мәчетенә йөри башлый. Анда имам-хатыйб балаларны Коръән укырга, на­мазга өйрәтә. Районда, башка шәһәрләрдә Коръәнне матур, аһәңле итеп уку буенча кокурс­лар еш булып тора. Алинәбез аларда да бик актив катнаша. 2012 ел Татарстанда Коръән елы дип игълан ителгән иде. Шул елны район күләмендә узган бәйгедә Алинә икенче урынны ала, быел узганында да җиңүчеләр рәтендә була. Рама­зан аенда гаиләләре белән Бол­гарда булып кайталар. Уңышлар сиңа, Алинә. Молодец диюдән башка сүз юк .

Галимовлар гаиләсе балала­рын рухи яктан тәрбияләү белән бергә физик яктан да чыныкты­ралар: балалар йорт, хуҗалык эшләрендә актив катнашалар, кечкенә сеңелләрен карыйлар.

“Баянчылар нәселе без”

Җыр-моңга булган сәләтләрен Эльмира нәселдәнлек билге­се ди. Әтисе Галиев Мирхәт, үзешчәннәр генә булса да, гар­мунчылар гаиләсеннән. Үзе дә, бертуганнары да матур итеп гармунда уйныйлар. Мирхәт абыйга гармунда уйнаганда җырчы эзләп ерак барасы түгел, тормыш иптәше - Рәмилә ха­ным менә дигән җырчы. Район күләмендә уздырылган смотр концертларында җиңеп, Казан­нарда чыгыш ясаган ул яшь ва­кытларында.

Җыр керсә күңелгә –

кала ул мәңгегә

Алма агачыннан ерак төшми дияргә яратабыз. Чыннан да, геннар үзенекен итә шул. Әнә бит, кечкенә кызлары Әмилә дә музыка, җыр тавышын ишетүгә тыпырдатып бии башлый. Тынгы белмәс, җыр-моңга кечкенәдән үк гашыйк әниләре Эльми­рага охшаганнар, күрәсең. Иркәнәшкә килен булып төшкәч, төрле эшләрдә эшләп ала ул. Ә инде 2008 елдан үз урынында, күңеленә яткан эшендә – авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли баш­лый. Түгәрәкләр оештыра. Ике биючеләр төркеме җыя. Кечкенә балаларныкы – “Тамчылар” булса, зурларныкы – “Бәхетле балачак”исемле. Авыл һәм рай­он күләмендәге концертларда катнашыр өчен төрле биюләр өйрәнәләр. “Коллектив белән район күләмендәге һәр чарада актив катнашабыз һәм, сөенечкә каршы, урынсыз калганыбыз юк.” – ди Эльмира. Чыннан да, диплом һәм грамоталары бик күп.

2006 елның декабрендә Яңа га­сыр телевидениесендә баручы “Җырлыйк әле” тапшыруында минзәләлеләр дә катнаша, алар арасында Эльмира да була. Ул анда моңлы итеп “Туган ягым – гөлләр иле” җырын башкара.

Бүгенге көндә Эльмира кызы белән декрет ялында. Анысы да бик җаваплы һәм мактаулы хезмәт. Бөек классик шагыйре­без сүзләрен искә төшереп “Ана – бөек исем” дип әйтәсе генә кала. Ә өчләтә Ана булу, тормыш юлдашың белән аларны сөеп, тәүфыйклы балаларыңның уңышларына сөенеп яшәү, аларга үрнәк булу – бәхетнең иң югары ноктасыдыр ул. Күз генә тимәсен.

Дифиза НУРИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International