«ЛЕНТА» сәүдә челтәре белән тәэмин итүче көне.

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җирле җитештерүчеләрнең продукциясен алга этәрү һәм аларның сәүдә челтәрләре кибетләрендә барлыгын киңәйтү максатында «Лента» сәүдә челтәре белән тәэмин итүче һәм Татарстан Республикасы әйбер җитештерүчеләре белән очрашу көнен үткәрүне планлаштыра.

«Лента» – Россиянең иң эре күпформатлы азык-төлек һәм FMCG ритейлеры. Компания гипермаркет, супермаркет һәм өй яны кибетләре форматын үстерә. «Лента» – Россиянең иң эре гипермаркетлар челтәре һәм илнең иң эре азык-төлек ритейлеры арасында керем буенча дүртенче урында.

Чара барышында түбәндәгеләр планлаштырыла:

  • товарлар дегустациясен оештыру;
  • «Лента» сәүдә челтәре вәкилләрен  товар җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән таныштыру;
  • җирле товар җитештерүчеләр продукциясен алга этәрүдә ярдәм күрсәтү.

Шулай ук сәүдә компаниясе вәкилләре тәэмин итүчеләргә куела торган төп таләпләр турында һәм үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләячәк.

Чара 2026 елның 11 июнендә, 10:00 сәгатьтә, уздырылачак, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Пушкин урамы, 18 нче йорт, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Чарада катнашу өчен гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин:

https://minpromtorg-rt1.timepad.ru/event/3920589/

Бу мөһим: чарада катнашу – түләүсез, мәҗбүри теркәлү аркылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International