“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Николаевка хуҗалыгы прорабы Михаил Горбуновны ферма янында очраттым. Николаевка хуҗалыгында хезмәт кешесе һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен бөтен шартлар тудырылган.
Районда бара торган бик күп төзелеш, ремонт эшләре арасында дүртесе район җитәкчелегенең беренчел көндәлек игътибар үзәгендә тора. Болар – балалар бакчасы, педагогия көллияте, коррекция интернат-мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумы.
Транспортлары булуга карамастан, күп кенә ата-аналар “Кояшкай” лагерендагы балалары янына велосипедларда баралар. Моның белән алар яшь минзәләлеләргә үрнәк күрсәтәләр. Мисал өчен, “Кояшкай” лагерына баручы юлда безгә шәһәребездәге бер оешма җитәкчесе Владимир Чернов очрады.
Республикада 2014 ел урагы башланды инде. Тиздән безнең район басуларында да комбайннар эшли башлаячак.
Шәһәр бакчаларына социаль яклау хезмәткәрләре чыгып, белешмә-документларны җыйды. Июль аенда шәһәрдәге 10 балалар бакчасыннан 115 бала өчен компенсация түләүгә документлар тапшырылды.
Минзәлә шәһәрендә төзелүче яңа балалар бакчасы объектында төрле һөнәр ияләрен, шул исәптән куәтле техникаларда эшләүчеләрне дә күрергә мөмкин. Автогрейдер машинисты Ринад Маннаковны да биредә очраттык.