“Мензелинские зори” агрофирмасына караган Николаевка хуҗалыгы прорабы Михаил Горбуновны ферма янында очраттым. Николаевка хуҗалыгында хезмәт кешесе һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен бөтен шартлар тудырылган.
Янә дә шул: агымдагы ел хуҗалык эшчәнлегендә төп юнәлеш – терлекчелек тармагында да мөһим вакыйга белән билгеләнгән. Николаевка товарлыклы- сөтчелек фермасында колачлы реконструкцияләү эшләре бара. Атап әйткәндә, быел ташланган сыерлар өчен озынлыгы – 80, киңлеге – 12, биеклеге 5 метр зурлыкта дүрт ишекле яңа абзар салына. Аның смета бәясе – 3,5 миллион сум. Моның өчен алар Минзәлә урман хуҗалыгыннан делянка алганнар, шул делянкадан 120 кубометр агач әзерләгәннәр. Агач бүрәнәләрне ленталы пилорамада ярдырганнар, 90 кубометр нарат тактасы чыккан. Гарик Габоян, Рузвелт Аводян, Армен Гулинян, Сурик Габоян урман кисеп, материал әзерләп, апрель азагында абзар салу өчен 250 миллиметрлы 150 данә торбаларны җиргә кагып керткәннәр, шул торбага 5 әр метрлы баганаларны кертеп, абзарның каркасын җыйганнар. Хәзер инде түбәсен ябып, абзарның ян-якларына икенче кат такталарны кадаклыйсы гына калган. Абзарның түбәсен профнастил белән ябачаклар, тәрәзәләренә поликарбонат беркетәчәкләр. Бу егетләр иртәнге җиденче яртыда эшне башлыйлар, кичке тугызларда гына туктыйлар. Абзар төзелеп беткәч, монда барлыгы 150 баш ташланган сыерлар асралачак. Буран, көчле җил, салкын вакытта сыерларны абзар эчендә ашату каралган, ә инде көннәр әйбәт торганда абзар янында гына ябык типтагы азык – өстәлдә ашату планлаштырыла. Моның өчен алар өсте ябулы азык өстәле төзи башлаганнар. Әлеге өстәл өчен махсус грунт җәелгән, тиздән аның өстенә кран белән плитәләр урнаштырачаклар. Әрмәнстан кешеләренә: «Сез монда ничек килеп эләктегез?» – дигән сорау бирдем,
– Монда узган елда да эшләдек, без бит эшчән халык, ә бездә эш юк, монда килеп, гаиләләребезне туендырабыз, бер эштән дә курыкмыйбыз, – дип җавап бирде алар.
Биредә яңа абзар салу белән беррәттән, бозаулар һәм сыер торакларына капиталь, агымдагы ремонт үткәрү каралган. Бүген әлеге объектларда төп эшләр башкарыла, октябрь башларына фермалар маллар кабул итүгә әзер булачак. Ике торакның ТСНы алыштырылып беткән, тагы өч торакның ТСНын алыштыралар. Бу эштә Михаил Аглиев, Дмитрий Белянинов, Руслан Горбунов армый- талмый хезмәт куялар.
– Торакларны ремонтлауда 73 яшьлек Корбан Исхаков җитәкчелегендәге бригада эшчеләре тырышып эшлиләр. Атлар кардасын ремонтлауда эретеп ябыштыручы Игорь Данилов та сынатмый. Гомумән алганда, хуҗалыкның төзелеш цехында эш кайный дисәм дә ялгыш булмас. Төзелеш цехы эшчеләре Павел Барышников, Альберт Насретдинов, Сергей Спиридонов фермада нинди эш бар – шуны башкаралар, аларны гадәттән тыш хәлләр вәкилләре дип әйтергә була, – ди Михаил Горбунов.
безнең белешмә
Әлеге вакытта хуҗалыкта 1205 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 570 башы – савым сыерлары. Киләчәктә сыерлар саны 600 баштан артачак, гомуми терлек санын 1300 башка җиткерү күздә тотыла. Шул рәвешле, хуҗалыкта сөт җитештерү 10-15 процентка артыр дип көтелә.
Дилфас ГАЛИЕВ