Калморзада бер сыердан көнлек савым - 14,5, Вахитовта - 8 килограмм

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Районыбыз терлекчеләре бер көндә 66,5 тонна сөт җитештерәләр, бу бер сыерга исәпләгәндә 11,8 килограмм сөт савыла дигән сүз. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда ул 10,4 тоннага күбрәк. Шулай булса да июль ае башыннан башлап сөт җитештерү 0,5 тоннага кимеде. Иң түбән савым “Сэт иле Чулман” филиалының Вахитов хуҗалыгында, бер сыердан 8 килодан артык сөт җитештерәләр. Бер сыердан сөт савып алу буенча Калморза хуҗалыгына тиңнәр юк, алар 14,5 кило сөт савып алалар.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International