Медальнең берсе – Кадрәктә

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

 8 июль көнне Кадрәк авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Бергә яшәүләре – олы бәхет” дигән зур кичә уздырылды.

Бу бәйрәмне зурлап оештырдылар, чөнки Кадрәк авыл җирлегендә үрнәк булып, озак еллар дәвамында кулга-кул тотынып яшәүче гаиләләр бихисап. Бу җирлектә 25, 30, 35, 40, 45, 50, 55 ел бергә гомер иткән 18 гаилә яши. Альбина һәм Владимир Гарнышевлар, Нурия һәм Вәсил Хасаншиннар, Илүсә һәм Фәнил Гыйлаҗевлар, Гөлсинә һәм Радик Сафиуллиннар, Рәйсә һәм Мирзаян Хабибуллиннар, Гөлсәрия һәм Азат Солтановлар, Гүзәлия һәм Расих Биктимеровлар, Мөнҗия һәм Касыймхан Миңнемөхәммәтовлар, Зинаида һәм Михаил Казанцевлар әлеге бәйрәмгә килделәр. Туганна­ры, балалары, дуслары, юбиляр­ларны

 котлап, бүләкләр һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ак ромашка чәчәкләре тап­шырдылар. 55 ел бергә гомер иткән Казанцевларны район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов бүләкләде. Бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы Рәйсә ханым һәм Мирзаян Хабибуллиннарга “Тугрылык һәм мәхәббәт өчен” медале, Дип-лом, кыйммәтле бүләк һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшыру булды. Әлеге бүләкне район ЗАГСы җитәкчесе Анна Куприянова һәм Нурһади Гыйльфанов тапшырдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин:

– Безнең җирлектә уңган, тырыш, булдыклы гаиләләр бик күп, аларга бәхетле, матур тормыш телим,

 гаиләләр ныклы булсын, яхшы, тәрбияле балалар үстерергә язсын, оныклар бәхетен күрергә насыйп булсын, иң мөһиме – илебездә тынычлык хөкем сөрсен. Авылдагы гаилә бәйрәме үзешчән артистлар чыгышы белән үрелеп барды.

Анна Куприянова:

– РФнең “Тугрылык һәм мәхәббәт өчен” медале тормыш корып, өч һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны тәүфыйклы итеп тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырган һәм үзләре дә 25 елдан артык үрнәк парлар булган гаиләләрнең берсе район күләмендә сайлап алынып, шушы бәйрәм көнне тапшырыла. Медальнең быелгысына Кадрәктән Хабибуллиннар гаиләсе лаек булды.

 

 сан

Районда 50, 55, 60 һәм аннан да күбрәк бергә яшәүче гаиләләр-нең саны 150 дән артык.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International