“Болгар-Туган тел” форумында

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Гимназиянең алты укучысы – Алинә Низамова, Лилия Акберова, Лилия Якупова, Айсылу Хәбирова, Регина Галиева һәм Айсылу Минаева Спас районында үткәрелгән “Болгар-Туган тел” яшьләр форумында катнаштылар. Аннан кайткач, Лилия Акберова һәм Айсылу Хәбирова үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

– Болгардагы алан тормы­шы озак дәвам иттеме?

Лилия:

– Бу форумда без җиде көн бул­дык. Монда бару өчен путевка­лар ТР Мәгариф фән һәм минис­трлыгы тарафыннан бирелгән иде. Билгеле, анда бару бәхете уку елы барышында олимпи­адаларда җиңгән һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларга эләкте.

Биредә безне палаткалы лагерь тормышы каршылады. Иртән 7дә Болгар гимнына торып, юынгач, барыбыз да иртәнге за­рядкага чыгып тәннәрне язып җибәрә идек, аннары иртәнге аш. Көн шулай башланып китә иде. Кичен 11дә йокларга тиеш булсак та, без, кызлар, көн буена үткән чаралар турында шыпыр­тын гына тәэсирләребез белән уртаклашып ятарга яраттык.

– Яшьтәшләрегез белән та­тарча аралаштыгызмы?

Айсылу:

– Төп юнәлеше татар телен саклап калуга юнәлтелгән әлеге форум беренче тапкыр үткәрелде. Рәсәйдәге башка регионнардан да 500дән ар­тык баланы туплаган иде ул. Форумда катнашу өчен татар телен белү мәҗбүри түгел, хәтта, киресенчә, аланда күп кенә рус балалары да бар иде. Әмма биредә үткәрелгән чара­лар нигездә татар телендә алып барылды. Һәр көнне ике мастер- класс үткәрелде, алар сәгать ярым тирәсе барды.

– Көннәрегезне ничек үткәр- дегез?

Лилия:

– Белем бирү программасы берничә юнәлешкә бүленгән иде: “Лингвистика”, “СМИ”, “Мәдәният һәм сәнгать”. Берен­че юнәлеш лингвистикага ба­гышланган иде. Ул көнне безгә кунакка Рабит Батулла, Әнвәр Хәйри кебек язучылар, педаго­гия фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхулова, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты до­центы Эльвира Димөхәммәтова килгән иде. Алар безгә татар теленең бөеклеген тасвирла­дылар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кич белән “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уены узды. Әлеге уенда катнашу өчен командалар аланнарда көн дәвамында сайлап алынды. Икенче көнне һөнәрләре журна­листика белән бәйле кунаклар килүе бигрәк кызыклы булды. Алар арасында без “Свобод­ная Европа” корпорациясенең Казандагы “Азатлык” радио­сы бюросы җитәкчесе Римзил Вәлиевне күрдек.

Айсылу:

– Сәлкешләр кечкенә аланнарга бүленгәннәр иде. Безнең алан Г.Камал исемен йөртте. Ягъни, аланнарның исемнәре татар мәдәниятенә, сәнгатенә зур өлеш кертүче бөек шәхесләрнең исемнәре белән аталган иде. Миңа бигрәк тә “Болгар – Туган тел” аланында үткәрелгән КВН ошады, көлеп хәлдән тайдык, ул шундый күңелле булып истә калды. Моның өчен дә әзерлек көн буена барды. Һәм, ниһаять, көтеп алынган сәгать килеп җитте. Җиде командадан торган КВНда мин, ике Айсылу, Алинә дә катнашты. Һәр командада унар сәлкеш иде. Без дүртенче урынны алдык.

Лилия:

– Сәнгатькә багышланган көнне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм киноре­жиссер Илшат Рәхимбай бездә кунакта булдылар. Сәнгатьнең төрле өлкәләре хакында кы­зыклы мәгълүмат тупладык, спикерлар әзерләп килгән со­рауларга дөрес җавап биреп, истәлекле бүләкләргә ия бул­дык. Көннең икенче яртысында аланда шаулап-гөрләп Сабан­туй үтте. Аркан тарттык, кашык­ка йомырка салып йөгерү, таяк тарту, капчык киеп сикерү һәм башка кызыклы уеннар уйнап, ял иттек. Яңгыр сибәләп торса да, палаткаларга ашыкмадык. Кичен медиаүзәк вәкилләре безгә өч көн дәвамында алан тормышының иң кызык мизгелләрен күрсәттеләр.

– Ничек уйлыйсыз, “Болгар – Туган тел” аланы дәвамлы булачакмы?

Лилия:

– Лагерь тәмамланырга бер көн кала аланга ТР премьер-мини­стры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация килде. Алар сәлкешләр белән аралаштылар, без әзерләгән концертны карадылар. Сез биргән сорауны мәгариф мини­стрына без дә бирдек, ул әлеге проектның алдагы елларда да оештырылачагын белдерде.

– Форум сездә нинди тойгы­лар уятты, анда тагын ба­рыр идегезме?

Айсылу:

– Күңелләргә кереп урнашкан җылылык әле бик озак безне җылытып торыр. Сәләтебезне үстерергә, дуслар табарга шундый мөмкинлек тудырган өчен район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә, форумда өлкән әйдаманыбыз булган якташыбыз – гимназиянең чыгарылыш укучысы Гөлшат апа Шәймәрдановага зур рәхмәтебезне белдерәсе килә.

Лилия:

– Әлеге форумда халкыбызның бай тарихы турында тагын да тулырак мәгълүматлар җыйдык, күренекле шәхесләр белән очрашуыбызны горурланып сөйләргә була. Бу форум минем өчен туган телемнең матурлы­гын ныграк тоярга этәргеч бирде. Форумда үткәрелгән чаралар­да актив катнашкан өчен миңа, Айсылу Хәбировага, Алинә Ни­замовага министрлыкның ди­пломын, истәлеккә китаплар бирделәр.

Кайтып киткәндә әйдаманнар һәм дуслар белән көчкә аеры­лыштык, елап беттек. Шушы көннәрдә әллә никадәре дус­ларыбыз арткан иде бит. Мин, мәсәлән, Балык Бистәсеннән, Самарадан, Әлмәттән, Казан­нан, Ульяновсктан, Уфадан яңа дуслар таптым. Әле хәзер дә алар белән аралашабыз, теле­фоннан да, интернет аша да (“шәмчек”ләр үткәрәбез: көн буена алган тәэсирләр белән уртаклашасың). КВН үткәргәндә кураторыбыз Солтан абый Ну­гайбеков булды, ул булачак жур­налист, КФУда укый. Аның белән дә социаль челтәрләрдә ара­лашып торабыз. “Син барасың” дисәләр, мондый форумнарга бармый каламмы соң?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International