Быел безнең районда өч спорт мәйданы пәйда булачак.
Кадрәк белән Югары Тәкермәндә мәйдан буласы урынга бетон түшәлгән, бордюрлар куелган. Татар Мөшегесендә исә, ком алып кайтып, мәйданның нигезен әзерлиләр. Авылларда икенче типтагы спорт объектлары булдырылачак, алар үз эченә волейбол һәм баскетбол мәйданчыкларын алачак. Авылларда спорт мәйданнары төзелеше өчен 4 миллион 368 мең сум акча бүлеп бирелгән. Ике яңа спорт мәйданы шәһәрдә төзелгәнлеген дә исегезгә төшереп үтәбез. Минзәләлеләр әлеге мәйданнарны яратып өлгерделәр инде. 3 нче мәктәп һәм “Олимп” теннис үзәге янында урнашкан әлеге спорт мәйданнарында һәр кичне халык җыелганын күрергә була. Монда бик кечкенә балаларга да, өлкәнрәкләргә дә рәхәтләнеп ял итәргә, уйнарга була. Спорт мәйданында балалар шәһәрчеге, волейбол уйнар өчен урын, тренажерлар, атынгычлар урнаштырылган, монда шулай ук ролик һәм скейтларда йөрүче малайларны да күрергә мөмкин. Шәһәрдәге спорт мәйданнары төзелешенә якынча 3 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде.
сан
Агымдагы елда Татарстанда 300 дән артык универсаль спорт мәйданнары шәһәр һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә генә түгел, ә шул исәптән авылларда да төзеләчәк. Бу авылларда да массовый төстә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә этәргеч бирәчәк. Минзәлә районы да искәрмә түгел