ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2014 ел
сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Изге Рамазан аен тәмамлаучы Ураза бәйрәме иманны ныгыту, яңа рухи пакълеккә ирешү һәм әхлакый камилләшү шатлыгы алып килә. Мөселман дине тарафдарлары ил тормышында актив катнаша, яшьләрне тәрбияләүгә, диннәр арасында элемтәне ныгытуга зур өлеш кертә, милләтара татулыкка уңай йогынты ясый

“Сөт иле Минзәлә” филиалының “Мәлкән” бүлекчәсе механизаторы Зөлфәт Нуриев бүгенге көндә Юртауда сенаж салуда эшли, К-701 тракторы белән траншеядагы яшел массаны тыгызлап тора.


28
июль, 2014 ел
дүшәмбе
28 июль көнне Русьне чукындыру көне билгеләп үтелде. Никольск кафедраль соборында иртән иртүк бәйрәм литургиясе узды, гыйбадәт кылынды.

25
июль, 2014 ел
җомга
Бүгенге көнгә район басуларында 1065 гектар арыш суктырып алынды

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Олимпиец” спорт- сәламәтләндерү лагерында икенче сменаны ябу тантанасы узды. Бу лагерьда 18 көн дәвамында 8-18 яшьлек 70 бала үз сәламәтлекләрен ныгытты
Республика, район күләмендә тормышка ашырылучы дәүләт программалары – яңа клублар, ФАПлар төзү, юллар салу, күп катлы йортларда капиталь ремонт, социаль ипотека, авария хәлендәге торакларны бетерү һәм башкалары – социаль юнәлешле, халык өчен эшләнә торганнар
Менә икенче көн шәһәребездә Чаллының Анатолий Растилов җитәкчелегендәге “Автострой” юл төзүчеләре урам юлларына асфальт җәю белән мәшгуль

Бүгенге көндә республика программасы нигезендә капремонт үткәрелүче Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә бүлмәләрне мебель белән комплектлау эшләре дә бара (болар капремонт программасына кермәгән).

Балалар иҗат йортында район башлыгы Айдар Салахов, депутатлар, эшмәкәрләр, предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре – район хәйриячеләре катнашында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында чара узды. Әлеге акция аз керемле, күпбалалы, уллыкка алынган һәм инвалид балалары булган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырылган иде

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Безнең республикада “Россия гаиләсенә торак” дип аталган өр-яңа программа тормышка ашырыла башлаячак. Шушы хакта республика Хөкүмәте һәм Россиянең төзелеш министрлыгы белән торак ипотекасы кредитлары агентлыгы арасындагы махсус килешүгә кул куелды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International