Ураза гаете мөбарәк булсын!

2014 елның 29 июле, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Изге Рамазан аен тәмамлаучы Ураза бәйрәме иманны ныгыту, яңа рухи пакълеккә ирешү һәм әхлакый камилләшү шатлыгы алып килә. Мөселман дине тарафдарлары ил тормышында актив катнаша, яшьләрне тәрбияләүгә, диннәр арасында элемтәне ныгытуга зур өлеш кертә, милләтара татулыкка уңай йогынты ясый.

Барыгызны да Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм, һәркайсыгызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык телим. Бәйрәм белән!

Айдар САЛАХОВ, Минзәлә муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International