ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Балалар сәнгать мәктәбендә узган ачык ишекләр көненә кунакка “Умырзая” тернәкләндерү үзәгеннән ба­лалар килделәр.
Казан шәһәренең “Стрела” спорт мәктәбендә фигуралы шуу буенча ачык беренчелек уздырылды.
“Юность” сараенда 2005 елгы үсмерләр арасында Кыш бабай кубогына алкалы хок­кей буенча ачык беренчелек үтте.

”Халык инвентаризациясе” дигән җәмәгатьчелек акциясе кысаларында шәһәребездә һәм районыбызда ташландык, тиешенчә файдаланылмыйча торучы күчемсез милек объектлары (җир участоклары, биналар) турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү дәвам итә.

Киләчәккә һөнәр сайлау, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү максатларында, ел саен мәктәп укучылары арасында “Киләчәккә билет” баш астында иншалар конкурсы уздырыла.

Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданнар Пенсия фондында исәптә торалар икән, эшчәнлек алып бару-бармауларына бәйсез рәсештә, иминият взносларын түләргә бурычлы. Пенсия фонды шул хакта искәртә.

–Минзәлә районы – дәүләт программаларын тормышка ашыруда республикада әйдәп баручы районнарның берсе, диде шушы көннәрдә Минзәләгә эшлекле сәфәре вакытында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.

Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларның Яңа ел бәйрәмендә район башлыгы Айдар Салахов бу елны Игелекле ел дип атады.

“Минзәлә” район газетасында, menzela.ru сайтында без билгеле шәхесләр, тырыш һәм эш сөюче минзәләлеләр хакында еш язабыз. Ә бүген мин үз хыялына ирешү өчен туган шәһәреннән дә күченеп китәргә риза булган спортчы егет турында язарга телим.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Мөдәрис улы Сәмерхановка Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый - театраль премия бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International