Киләчәккә һөнәр сайлау, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү максатларында, ел саен мәктәп укучылары арасында “Киләчәккә билет” баш астында иншалар конкурсы уздырыла.
Ул “Хезмәт кешесе”, “Кадрлар алачыгы”, “Минем һөнәрем”, “Киләчәгем – минем кулларда”. номинацияләрендә уза. Быел Айнур Габдуллин, Сөмбел Латыйпова, Валентина Паклюсева (Матвеевка мәктәбе), Татьяна Иванова, Диләрә Сәхәбетдинова (Урыс мәктәбе), Ксения Иманова (1 нче урта мәктәп), Азат Фатыйхов (Г.Сабитов исемендәге Югары Тәкермән мәктәбе), Диләрә Хәсәнова (Х.Г.Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбе) үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
Быел конкурсның республика этабына 238 эш узды. Югары Тәкермән мәктәбе укучысы Азат Фатыйховның шигъри формада язылган эше 2 нче урынны алды.
Җиңүчеләр 24 декабрьдә бүләкләнде.