Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданнар Пенсия фондында исәптә торалар икән, эшчәнлек алып бару-бармауларына бәйсез рәсештә, иминият взносларын түләргә бурычлы. Пенсия фонды шул хакта искәртә.
РФ Пенсия фонды файдасына иминият взносларын түләтү буенча агымдагы елның ноябрь ахырыннан районда эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бармаучы 22 шәхси эшмәкәр учеттан төшерелде. Шәхси эшмәкәрләр арасында намуслы гражданнар күп, җаваплылык хисе зур булгач, кемдер култык таякларында булуга да карамастан, учеттан төшәргә килгән. Әмма җавапсызлары да җитәрлек. Участок уполномоченные Сергей Кишев иминият взнослары түләүдән качып йөрүче “эшмәкәр”нең берсен эзләп табуда ярдәм итте.
Бурычлылар үзләре өчен нәтиҗә ясап, учеттан төшү чарасын күрсеннәр иде.