Җәмәгатьчелек фикеренә таянып

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

”Халык инвентаризациясе” дигән җәмәгатьчелек акциясе кысаларында шәһәребездә һәм районыбызда ташландык, тиешенчә файдаланылмыйча торучы күчемсез милек объектлары (җир участоклары, биналар) турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү дәвам итә.

Бу хакта дүшәмбедән җомгага кадәр 8-17 сәгатьләрдә 3-13-80, 3-32-37 телефоннары буенча шалтыра­тып әйтергә мөмкин. Хәбәрегезне menz.fbp@tatar. ru электрон почтасына юллый, Минзәлә муниципаль районының menzelinsk.tatarstan.ru Интернет-приемные­на яза аласыз. Онлайн режимында хәбәрләрне дәүләт муниципаль хезмәтләр сайтының “Халык контроле” бүлегендәге “Халык инвентаризациясе” дигән битендә “Җир” яки “Биналар” категориясендә дә калдырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International