Өметле хоккейчы

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

“Минзәлә” район газетасында, menzela.ru сайтында без билгеле шәхесләр, тырыш һәм эш сөюче минзәләлеләр хакында еш язабыз. Ә бүген мин үз хыялына ирешү өчен туган шәһәреннән дә күченеп китәргә риза булган спортчы егет турында язарга телим.

Алисә ШАХАБУТДИНОВА

Ярослав Козлов “Минзәлә лачыннары” командасында 88 саны астында биш елга якын уйный. Шушы елның апрель аенда, үзен начар хис итү ар­касында, Ярослав хоккей бу­енча ТР беренчелегенә бара алмый. Башка хоккей клубы вәкилләре, Козловның юклыгын күреп алып, аның кайдалыгы белән кызыксына башлыйлар. “Нефтехимик” белән булган соңгы уенга Ярослав эләгә һәм шул уенда алга таба язмы­шында мөһим роль уйнаячак ике алка кертә. Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы тре­неры минзәләлеләрнең тре­неры булган Сергей Шивринга Козловны алар командасы­на күчерү турында тәкъдим ясый. Түбәнкамалылардан тыш, Ярослав белән Әлмәтнең “Нефтьче” һәм “Ак барс” коман­далары вәкилләре дә кызык­сынган була.

– Безнең өчен бу көтелмәгән хәл булды. Улыбызны хоккей­га биргәндә, без бу спорт төре Ярославның тормышын гына түгел, ә гаиләбезнең дә тор­мышын үзгәртер дип һич башы­бызга да китермәгән идек. Җәй көне Түбән Камага күчендек. Хәзер урнашып беттек дияргә була. Мин яңа эшкә күчтем, ирем элекке эшендә калды. Кечкенә кызыбыз София өчен дә балалар бакчасында урын тиз табылды, фатир табарга да ярдәм иттеләр. Гомумән, шәһәр безне яхшы кабул итте, – дип сөйли Ярославның әнисе Зоя.

Күченү, эш табу, мәктәпне, балалар бакчасын алыштыру­да булачак эш-мәшәкатьләргә карамастан, Козловлар гаиләсе Ярослав көн саен тырышып күнекмәләр ясый, кайбер ча­гында аңа иртәнге алтыдан ук шөгыльләнергә туры килә, кич­ке унга кадәр шөгыльләнгән ва­кытлары да аз түгел.

– Беренче вакытларда Ярос­лав башка малайлардан аеры­лып тора иде. Монда уенның тактикасы, техникасы бөтенләй башкача, “передача”лар бирү тәртибе дә аерыла, Ярослав алканы да сирәк кертә башлый. Улыма авыр булачагына бик кайгырдым. Әлләни күп вакыт та узмады, ул “Нефтехимик”ның аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Бервакыт чаллы­лар белән иптәшләрчә оч­рашу уенын карарга бардык, улыбызның шулай яхшы уйнар­га өйрәнүенә иптәшем белән шаккаттык. Бу уенда ул алты алка кертте, – дип уй-хисләре белән уртаклаша Зоя.

Ярославның холкы да үзгәрә: җитдиләнә, тәртибе яхшы якка үзгәрә, күзләре янып тора.

– Россия шәһәрләре буй­лап еш йөрергә туры килә. Бу миңа ошый, анда күп нәрсәләр беләбез, яңалык ачабыз. Хәзер мин “Ак барс” командасына эләгү турында хыялланам. Моның өчен күп күнекмәләр ясыйм. Хоккей – ул минем тор­мышым, – ди Ярослав үз мавы­гуы турында.

Ярослав һәвәскәр җанатар да әле. Аларның гаиләсе Боз сарае янында яши, шуңа күрә ул бер генә уенны да калдыр­маска тырыша, бигрәк тә “Не­фтехимик” командасы уенна­рын. Хәзер Козловлар гаиләсе тагын да югарырак уңыш- ларга ирешү хыялы белән яши. Зоя сүзләренә караганда, киләчәктә алар улларын чит илгә сборларга җибәрергә уй­лыйлар.

Улыбыз әлегә атказаныр­лык берни дә эшләмәде, ди оялгандай итеп, Ярославның әнисе. Ләкин тренерлар «нинди ул үстерүләрен әти белән әни аңлап җиткерми әле», диләр. Бәлки тренерлар хаклыдыр да. Әгәр дә Ярослав Козлов исе­ме Бөтен Россиягә, ә кем белә, бәлки бөтен хоккей дөньясына таныла икән, без горурланып, «ул безнең якташ», дип әйтә алачакбыз.

 безнең белешмә

Ярослав Козлов башка хоккей клублары күреп алган бердәнбер уенчы түгел. Минзәлә буенча биш ел эчендә илебезнең төрле почмакларына 8 спортчы китеп өлгергән. Адель Мингалиев хәзер Әлмәтнең “Нефтя­ник” командасы өчен уйный, Илназ Мөхәметдинов, Де­нис Остроумов, Роберт Чернов Чебоксарга киткәннәр, Салават Нуретдинов, Рамил Мөхәмәдиев һәм Максим Сергеев күрше Актаныш районы өчен уйныйлар, Егор Аманов исә “Челны” клубы өчен чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International