Балалар сәнгать мәктәбендә узган ачык ишекләр көненә кунакка “Умырзая” тернәкләндерү үзәгеннән балалар килделәр. Кунаклар өчен мәктәп буйлап экскурсия, укучыларның картиналары күргәзмәләре һәм актлар залында концерт оештырылган иде. Мәктәптә укучылар кунакларны үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар: җырладылар, биеделәр, музыкаль инструментларда уйнадылар. Чара ахырында безнең кунаклар фортепиано классы буенча укытучы Эльвира Нагуманова аккомпанементына кушылып җыр бүләк иттеләр.