“Юность” сараенда 2005 елгы үсмерләр арасында Кыш бабай кубогына алкалы хоккей буенча ачык беренчелек үтте. Турнирда алты команда катнашты. Хуҗалардан башка (“Минзәлә лачыннары”) бозга Ижау (“Ижсталь”), Чиләбе (“Трактор”), Әлмәт (“Нефтяник”), Волжск (“Ариада”) һәм Яр Чаллы (“Челны”) командалары да чыкты. Беренче, икенче, өченче урын өчен медальләрне һәм кубокларны “Ижсталь”, “Трактор” һәм “Неф- тяник” командалары алып китте.