ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Былтыр Мортыш Тамакта административ басым белән кертә башлаган терлекчелекне аз чыгымлы, әмма бик үтемле технологияне “кирәкме соң?” дигән тонда башлаган хуҗалык җитәкчеләре хәзер куанып бетә алмыйлар.
13 февраль көнне сәгать 11дә Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69 нчы йорт адресы буенча урнашкан Тукай районара ТР Тикшерү идарәсе бина­сында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сәет улы Әхмәтшин гражданнарны кабул итә.
Росреестрның ТР буенча идарәсе 2015 елның 1 гыйнва­рыннан күчемсез милеккә хо­кукларны Бердәм дәүләт рее­стрына теркәү һәм килешүләр ясауда яңа кагыйдәләр керүе хакында хәбәр итә.

Николаевка авыл җирлеге башлыгы Әсхат Нуриев башкарылган эшләр турында сөйләде.

Иске Матвеевка авыл җирлегендә үткән җыенда халык үз сорауларына җавап алды.

Быел Наратлы Кичүдә клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пунктын эченә алган иҗтимагый үзәк төзеләчәк.

 “КамАЗ” шоферы Зөфәр Минаев кышкы чорда мич ягучы булып китәрен һич уйламагандыр, әлбәттә. Ләкин, башыңа төшсә, башмакчы да булырсың, диләр бит әле.

Шәһәребезнең үзәк стадионында “Татарстан чаңгы юллары - 2015” чаңгы ярышлары узды.

Гадәттә, Яңа елга аяк басканда һәр кеше, һәр оешма узган елга нәтиҗәләр чыгара, агымдагы елга бурычлар билгеләп, шуңа ирешү юлларын эзли. РФ Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә бүлеге узган елда нинди нәтиҗәләргә ирешкән, эффектлы эшләүне арттыру өчен агымдагы елга куйган максатлары турында мәгълүмат алу өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Хаҗиев белән әңгәмә кордык.– Илсур Миңнехәммәтович, башка еллар белән чагыш­тырганда үткән ел теркәлгән җинаятьләр буенча ниләр әйтә аласыз?

Былтыр Мортыш Тамакта административ басым белән кертә башлаган терлекчелекне аз чыгымлы, әмма бик үтемле технологияне “кирәкме соң?” дигән тонда башлаган хуҗалык җитәкчеләре хәзер куанып бетә алмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International