Гадәттә, Яңа елга аяк басканда һәр кеше, һәр оешма узган елга нәтиҗәләр чыгара, агымдагы елга бурычлар билгеләп, шуңа ирешү юлларын эзли. РФ Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә бүлеге узган елда нинди нәтиҗәләргә ирешкән, эффектлы эшләүне арттыру өчен агымдагы елга куйган максатлары турында мәгълүмат алу өчен РФ Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Хаҗиев белән әңгәмә кордык.– Илсур Миңнехәммәтович, башка еллар белән чагыштырганда үткән ел теркәлгән җинаятьләр буенча ниләр әйтә аласыз?
– Башка еллар белән чагыштырганда теркәлгән җинаятьләр буенча бераз үсеш бар. Әйтик, 2014 елда 268 җинаять теркәлгән булса, аннан алдагы елда бу сан 263 булган. Бигрәк тә белә торып кеше сәламәтлегенә зыян салу, белә торып зыян салу өстенә кеше үтерү, фатирдан әйбер урлау, талау, кеше талау, янап акча алу кебек җинаять кылулар арткан. Кеше үтерү, көчләү, склад, кибетләрдән, дача йортларыннан әйбер урлау, автомототранспорт чараларын урлау, техника хуҗаларын талау, турыдан-туры һөҗүм итеп транспорт чараларын тартып алу очраклары кимегән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр составына 43 җинаять теркәлгән, алдагы ел белән чагыштырганда 6 җинаятькә күбрәк. Административ җинаять кылулар буенча җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллану, тәртип бозу очраклары кимегән. Шулай да вак хулиганлык кылу, кулланучылар базарында тәртип бозуларны бетерү буенча эшне яхшыртасы бар әле. “Кайнар эздән” җинаятьләрне ачыклау буенча да эффектлы эшлисе бар.
– Икътисадый өлкәдә хокук бозулар ни рәвешле ачыклана?
– Бу өлкәдә узган ел барысы 16 җинаять теркәлгән, алдагы ел белән чагыштырганда 33 процентка кимрәк. Шуны искәртеп үтәсе килә: илдәге икътисадый хәлнең тотрыксыз булуына бәйле рәвештә мондый төр хокук бозулар да артыр дип фаразлана. Шуңа күрә икътисадый һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләр белән көрәшүдә дәүләт тә, җәмәгатьчелек тә, гади гражданнар да комплекслы якын килергә тиеш.
– Наркотикларга бәйле җинаятьләр дә кылынамы?
– Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 6 җинаять теркәлгән. Шуның 66,7 проценты ачыкланган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк. Наркотик кулланган килеш кылынган ике җинаять ачылган.
– Районда терроризм, экстремизм кебек күренеш- ләргә каршы торучанлык ни рәвешле тормышка ашырыла?
– Бүгенге көндә традицион булмаган ислам яклы булган 9 кеше оператив учетта тора, шуның берсе Үзбәкстан гражданины. Базарда сату иткән Әсһәдулланы һәркем беләдер. РФ законы нигезендә әлеге затны Россиядән читкә чыгарып җибәрү буенча чаралар күрелде. Бездәге мәгълүматларга караганда, учетта торучы бер гражданин гаиләсе белән Сириягә киткән, анда ул хәрби формированиедә катнаша. Әлеге затка карата җинаять эше кузгатылды. Исәптә торучы башка гражданнар турында тискәре мәгълүматлар юк. Аларның икесе эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, башкалар гадәти тормыш алып бара.
– Минзәләдәге оешкан җинаятьчел төркем әгъзаларын ачыклауда хокук саклау органнары шактый эш башкарды. Шул турыда да әйтеп узсагыз иде.
– Әйе, узган елның сентябрь аенда Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы бүлеге һәм БОП МВДның ТР буенча подразделениесе хезмәткәрләре белән берлектә “Колхозники” җинаятьчел төркеменең лидеры тоткарланды, аңа карата җинаять эше кузгатылды, өстәмә рәвештә тагын әлеге зат белән бәйле булган 4 эпизод ачыкланды. Бүгенге көндә тикшерү эшләре алып барыла. Ачылган җинаять эше кысаларында әлеге төркемнең тагын өч әгъзасы кулга алынды.
– Хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән халыкка иң якын торганы, халык белән турыдан-туры эшләүчеләр булып полициянең участок уполномоченныйлары тора. Аларның эшчәнлегенә дә тукталып китик.
– Полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге тарафыннан 67 җинаять ачыкланды. 2012 елда чыккан приказ нигезендә, участковыйлар өчен куелган төп бурычларның берсе – үзләренә беркетелгән участокларда яшәүче халык белән, аларның яшәеше белән танышып чыгу. Узган ел нәтиҗәләре буенча сүз йөртсәк, участок уполномоченныйларына бу юнәлештә эш дәрәҗәсен арттырасы бар әле. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендәге урлау факты буенча теркәлгән җинаятьләрне ачыклау проблемалы мәсьәлә булып торуын дәвам итә.
– Яшүсмерләр белән эш ни дәрәҗәдә оештырылган?
– Балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылулар булып тора. Алдагы елларда алар тарафыннан кылынган 5 җинаять ачыкланган булса, узган ел әлеге сан 6 булган. Шулай ук әлеге балаларга, гаиләгә карата кылынган җинаятьләр саны да 11 дән 19 га хәтле арткан. Җинаять кылуга яшүсмерне тарту буенча бер факт теркәлгән. ПДН да – 37 балигъ булмаган бала һәм имин булмаган 36 гаилә исәптә тора.
– Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге узган елны нинди эш нәтиҗәләре белән тәмамлады?
– Әлеге службаның эффектлы эшләвен билгеләп үтәсе килә. Алар эш вакытын рациональ файдаланып, җинаятьләрне ачуда саллы өлеш кертәләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәме белән 17 җинаять ачылды. Булган аварияләргә ай саен анализ ясала, авариягә китергән сәбәпләр ачыкланып, аларны бетерү чаралары күрелә. Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аянычлы аварияләргә ките- рүнең төп сәбәбе – машина йөртүчеләрнең таләп ител- гән тизлекне үтәмәүләре. Аварияләрнең 58 проценты тизлек арттыру, 32 проценты юл чатларында тиешле кагыйдәне үтәмәү аркасында килеп чыккан.
сан
Узган ел юл-транспорт вакыйгасында 12 кеше вафат булган, 64 е – яраланган, ә 2013 елда 19 кеше үлгән, 76сы төрле дәрәҗәдәге тән яралары алган булган.