“КамАЗ” шоферы Зөфәр Минаев кышкы чорда мич ягучы булып китәрен һич уйламагандыр, әлбәттә. Ләкин, башыңа төшсә, башмакчы да булырсың, диләр бит әле.
Энергия чыганакларына бәя “сикерә” башлагач, машина-трактор паркын җылыту шактый чыгым сорый башлады. Хәлдән чыгу юлын өч ел элек таптылар. Мастерскойның эченә махсус казан куеп, мич ясадылар. Бу мичкә тузган покрышкаларны ягалар һәм шуның җылысы мастерской эченә тарала. Покрышка арзанга төшә. Тәкермәнлеләр покрышканы Чаллы шәһәренең шиномонтажларыннан өч “КамАЗ” автомашинасына төяп алып кайтканнар.
Хуҗалык җитәкчесе Илфак Мәүҗиев өчен монысы вак мәсьәлә. Шунысы мөһим: техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү өчен механизаторларга уңайлы эш шартлары тудырылган.
Тәкермәндә механизаторлар төш вакытында өйгә кайтып йөрми. Аларны кайнар аш белән тук-ландыруны машина-тактор паркы янәшәсендәге ашханәдә үк оештырганнар. Пешекчеләр көн саен 10-15 кешегә аш әзерлиләр.
– Монда чиста, кызлар тәмле пешерә. Төш вакытында ашатулары безгә – иртән 7дә үк өйдән чыгып китүчеләргә бик уңай, – ди Гөлек авылыннан йөреп эшләүче Әсхат Әхмәтов. Механизаторлар үзара аңлашып эшлиләр. Кирәк булганда бер- берсенә киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итәләр. Соңгыелларда техника паркын бераз яңартуга ирешкәннәр. Атап әйткәндә, “МТЗ” маркалы берничә трактор сатып алынган. Ләкин паркта күпчелекне барыбер искергән техника алып тора. Тракторлардан, мәсәлән, 20-25 сезон эшләгәннәре дә бар. Ремонт мастерское шушы хуҗалык карамагында булганлыктан, аларны сафка бастыруны оештыру бригадир-инженер Илгиз Бикмухаметовка йөкләтелгән. Әлеге вазыйфада ул җиденче ел.
– Техника нык таушалды, аны сафка бастыру зур көч таләп итә, шуңа да, язга ерак әле дип, тынычланмыйбыз. Авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма инвентарьны сак- лауга кую белән аларны кыр эшләренә әзерләү көздән үк башланды, – ди Илгиз әфәнде.
Фирдәвис Юмаев, Андрей Афанасьев белән Фәнис Асылгәрәевкә, мәсәлән, тагылма инвентарьны сафка бастыру йөкләтелгән. Моннан тыш әле алар барлыгы 123 берәмлек тырманы да ремонтлаганнар.
Тәҗрибәле механизатор Әсхат Әхмәтов эшләгән “Полесье-280” маркалы азык әзерләүкомбайны 2006 елда чыккан. Комбайнны ремонтлауда Әсхат Әхмәтов, Николай Яковлев, Нәсим Сабиров, Фирдәвис Юмаев сынатмыйлар. Аннары печән чаба торган КПР-9 чапкычларны ремонтларга алыначаклар. Ремонтчы механизаторлар берничә һөнәргә ия.
Илгиз Бикмухаметов, тәҗри- бәле инженер, механизатор үзлектән моторчы, токарь һөнәрен дә үзләштергән, хәзер трактор двигательләренә “җан өрә”, кирәкле детальне дә заводтан чыккан сыман кырып бирә. Останың кулы тигән агрегат озак хезмәт итә.
Ремонтка куелган техниканы запас частьләр белән тәэмин итүдә тоткарлык юк. Бу җәһәттән баш инженер Айдар Латыйпов кирәкле запас частьне Чаллыдын алып кайта.
механизатор фикере
– Теләгем бар: һөнәрчелек училищеларының эшен җанландырып җибәрергә кирәк. Бездә, мәсәлән, бүгеннән үк слесарь, токарьлар җитешми. Хезмәт хакы да начар түгел. Училище белеме белән эшкә килгән һөнәр ияләре бүген басуда да төп көч булып тора. Авылларда әлеге һөнәр ияләренә ихтыяҗ елдан-ел арта, – ди Әсхат әфәнде.
Дилфас ГАЛИЕВ